Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген районыбызда балалар өчен оештырылган спорт агымының ябылу тантанасы узды (фото һәм видео)

Районыбызда җәйге ял лагерьлары гөрләп эшләде. Шуларның берсе- спорт агымының бүген ябылу тантанасы булды. Быел башка еллардан үзгә буларак, спорт агымы Кәзкәй авылында, кадет мәктәбе базасында оештырылды.

                                   Мәктәптә кече сыйныфлардан ук спортны үз иткән малайлар һәм кызлар 18 көн дәвамында спорт-физкультура дөньясында кайнады. "Ялкын", "Арсланнар", "Чемпион" һәм "Дуслык" отрядларына берләшеп җәйге каникулларын файдалы да, күңелле дә үткәрде алар.

          Иртәнге сәгатьләрдә уку елы барышында ук шөгыльләнгән спорт юнәлешләре буенча -татарча көрәш, дзюдо, теннис, бадминтон, волейбол, баскетбол, шахмат буенча осталыкларын арттырдылар. Укучылар кичке якта да хәрәкәттә булдылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Әйдаманнар оештырган мәдәни чараларда сәләтләрен үстерделәр.

        Бүген аланны ябу тантанасында спортчыларның җырлы, биюле чыгышларын тамаша кылдык. Килгән кунаклар, әти-әниләр, җитәкчеләр балаларны алкышларга күмде. 

 

- Талантлы кеше бар яктан да булдыра. Бүген сезнең чыгышларны әллә без сәнгать агымына килдекме, дип карадык. Молодцы! Бик матур концерт әзерләгәнсез. Ә спорт исә кешене тормышка өйрәтә, кешегә юл күрсәтә. Киләчәктә дә үзегез сайлаган юнәлешне ташламагыз, тагы да камилләшегез, - дип теләкләрен җиткерде тантанада район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов. 


                Агымның ябылу тантанасында спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров

, район Башкарма комитетының спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев лагерьны оештыруда хезмәт куйган педагогларга, остазларга зур рәхмәтләрен белдерделәр, укучыларга уңышлар теләделәр.  

 

                        Спорт агымында Актаныш,  Пучы, Яңа Әлем, Яңа һәм Иске Кормаш мәктәпләре укучылары яңа уку елына көч җыйды. Шулай ук күрше Башкортстанның Илеш районыннан да балалар спорт аланында ял итте.

Өлкән әйдаман Гөлназ Сәлахова әйтүенә караганда, кадет мәктәбе базасында балалар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган, йоклау, туклану буенча бернинди проблемалар да тумаган. 


              Алан әйдаманнары да үзебезнекеләр- Казан спорт һәм туризм академиясе һәм Минзәлә педагогия училищесында белем алучы студент- якташларыбыз. Һәр баланың яшь педагоглар өйрәткән берничә флешмобта катнашуы, студентлар белән бергә дәртләнеп, матур итеп биюләренә "Афәрин!" генә диясе кала.

 

               Агым барышында ял итүче балалар экскурсияләргә дә барды. Ижау шәһәрендәге зоопаркка һәм Пучы авылындагы "Бабайда кунакта" паркында уздырган вакытлар аеруча истәлекле булып укучыларның күңеленә уелды. 

Раил Харисов фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев