Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген, 1 декабрь- Хоккей көне!

Бүген, 1 декабрь- Бөтенроссия Хоккей көне! Актанышның барлык хоккей сөючеләрен бәйрәм белән котлыйбыз. Хоккей спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен Рамил Галиев җитәкчелегендәге «Лачын» спорт мәктәбе коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Кышның иң беренче көнен 

Билгели хоккейчылар, 

Кыш башланганын көтәләр, 

Уен башларга алар. 

 

Кызлар да уйный хоккейда 

Егетләр белән бергә, 

Зур җиңүләр яулыйлар 

Бар дөнья күләмендә. 

 

Тәртип сөя һәм максатчан, 

Хоккейда уйнаучылар, 

Егетләрдән калышмыйча 

Уйныйлар хәзер кызлар. 

 

Кыюлар уены хоккей, 

Нык беләкле, киң җилкәле 

Баһадир ир-егетләрдәй 

Хоккей кызлар төркеме. 

 

Дөнья чемпионатында 

Үз командалары бар, 

Ил беренчелеге өчен 

Алар көч сынашалар. 

 

Эдуард Хиль белеп җырлый: 

“Трус не играет в хоккей”, 

Бөтенрәсәй бәйрәм көне: 

“Куркак уйнамый хоккей!» 

 

Стадионнар кабул итә 

Хоккей сөючеләрне, 

Кемдер уйный, кемдер карый, 

Кышның беренче көне! 

 

Кышкы спорт төре ул хоккей, 

Иң хәрәкәтле уен, 

Уйнаучы да, караучы да, 

Көттеләр кыш килгәнен. 

Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев