Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бүген Актанышта муниципаль район башлыгы Кубогына шахмат ярышлары башланды

Бүген районыбызда зур шахмат турниры уза- Актаныш муниципаль районы башлыгы Кубогын отарга теләп Актанышка Татарстан,Башкортстан республикаларыннан йөздән артык шахматчы килде.

               Актаныш муниципаль районы башлыгы Кубогы ярышлары ике көн дәвам итә. Бүген командалар (аларның санын 30 дип әйттеләр) балалар иҗат үхзәге базасында рапид, иртәгә, 8 майда блиц-уеннарда көчләрен сыный.

          Актаныш районы башлыгы призына узучы шахмат бәйгесенең акыл уенын үз итүчеләр арасында дәрәҗәсе зур. Шуңа күрә катнашучылар да елдан-ел арта.  Бүген ярышны ачу тантанасында районыбыз башлыгы Ленар Зарипов шахматчы кунакларыбызның барысына да уңышлар теләде. 

-Тормыш та нәкъ шахмат уены кебек. Синең бер адым ясавыңа киләчәгең бәйле булырга мөмкин. Шахмат ул- бөек уен. Ул вакыт тарафыннан сыналган, Татарстанның бөтен элитасы шахматчылар, зирәк шәхесләр. Барчагызны да бүгенге ярышның ачылуы уңаеннан котлыйм. Шулай ук Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Шахматта гына түгел, тормышыгызда уңышлар телим. Өлешчә мобилизациядәге егетләребез дә җиңүләр яулап, туган ягыбызга исән-сау кайтсыннар, -диде Ленар Рафак улы. 

           Шахматчыларны шулай ук район башкарма комитетының спорт,туризм бүлеге башлыгы Ленис Вәлиеврайон шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов сәламләде. Актаныш шахмат мәктәбе остазлары, ярышларны оештыручылар Фәһим Галимов белән Илдар Имамов турнирны үткәрү, ике көн Актанышта булачак кунакларга яшәү-тору тәртипләре турында аңлаттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев