Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дзюдо Федерациясенең ел йомгаклары буенча конференциясе узды

30 ноябрьдә Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстан Республикасы дзюдо Федерациясенең ел йомгаклары буенча конференциясе узды. Анда "Дзюдо үсешенә ярдәме һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын популярлаштыруы өчен" Актаныш район башлыгы Фаил Камаевка Федерациянең Рәхмәте белдерелде. Федерациянең башкарма директоры Мурат Маннапов, үз чыгышында республикада дзюдо үсешенә тукталып, Актанышта Татарстан дзюдо Федерациясенең...

30 ноябрьдә Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстан Республикасы дзюдо Федерациясенең ел йомгаклары буенча конференциясе узды. Анда "Дзюдо үсешенә ярдәме һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын популярлаштыруы өчен" Актаныш район башлыгы Фаил Камаевка Федерациянең Рәхмәте белдерелде. Федерациянең башкарма директоры Мурат Маннапов, үз чыгышында республикада дзюдо үсешенә тукталып, Актанышта Татарстан дзюдо Федерациясенең бүлеген ачу ниятләнүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы буенча дзюдо Федерациясе президенты Фаяз Шабаев районга яңа татамилар алу өчен сертификат тапшырды.
"Сәламәт балалар - бәхетле киләчәк!" шигаре астында балалар һәм яшүсмерләр арасында үткән ачык республика турниры тантанасы Актаныш дзюдочылары өчен аеруча да дулкынландыргыч булды. Мәртәбәле кунаклар һәм чемпионнар каршында алар, яшь дзюдочылар анты белән, дзюдочылар сафына кабул ителделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев