Җиңел атлетика эстафетасында катнашучылар ГТО нормаларын да үтәде
Ел саен апрель аенда Актанышта дөньякүләм танылган марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашкан якташыбыз, Түке авылы кызы Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика буенча традицион эстафета үткәрелә. Бүгенге эстафета барышында яшь спортчылар үз көчләрен сынау белән бергә ГТО нормативларын да тапшырды.
ГТО- “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ил халкын физик тәрбияләүнең массакүләм спортны популярлаштыру, милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән.
Актаныш районында ГТО хәрәкәте актив үсештә, һәм бүгенге көндә бу юнәлештә эш системалы рәвештә алып барыла.
Актанышның беренче санлы мәктәбендә якын арада зур ГТО мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Бу объект укучыларның физик әзерлеген ныгытуга һәм спортка тартуны арттыруга ярдәм итәчәк. Бүгенге көндә районда ГТОның 1нче баскычыннан алып 18нче баскычына кадәр нормативлар бар, һәм райондашлар аны актив рәвештә тапшыра.
Бүген 2нче, 3нче һәм 5нче баскыч нормативларын үтәгән укучыларга таныклыклар тапшырылды. Аларның бер өлеше алтын түштамга алу дәрәҗәсенә ирешкән.
ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Моның өчен махсус тест үткәрү үзәге эшли. Ул «Батыр» спорт комплексында һәм Үзәк стадионда урнашкан. Шулай ук мобиль ГТО мәйданчыклары да эшли — белгечләр оешмаларга барып, урыннарда ук нормативлар кабул итә ала.
ГТО тапшырырга теләүчеләргә алдан гариза бирү генә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8-987-183-76-46
Муниципаль координатор: Хаҗиев Раил Фәгыйтьҗан улы
ГТО хәрәкәте Актанышта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда, яшьләрне спортка тартуда һәм физик культураны үстерүдә мөһим роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев