Баян Дәүләтов исемендәге стадионда узган «Татарстан кроссы»нда район үзәгендәге балалар бакчаларыннан 85 бала катнашты.
Бүген Баян Дәүләтов исемендәге стадионда «Татарстан кроссы» узды. Спорт бәйрәмендә район үзәгендәге балалар бакчаларына йөрүче 85 малай һәм кыз катнашты.
Ярышта балалар ике яшь төркеменә бүленеп көч сынашты: 2022 елда туган һәм аннан кечерәк балалар, шулай ук 2021 елда туган һәм аннан өлкәнрәкләр.
Чараның төп максаты – балаларны кечкенәдән спортка тарту, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту һәм хәрәкәтчәнлекне арттыру.
Район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов ярышта катнашучыларны сәламләп, балаларга уңышлар теләде.
– Без район балалар бакчалары арасында иң көчле йөгерүчеләрне билгеләп үтәбез. Шулай ук иң җитез гаиләләрне ачыклап, аларны бүләклибез. Бүгенге ярышта катнашучыларның барысына да бүләкләр әзерләдек. Финишка килгән балаларны тәм-томнар көтә, – диде ул.
Һәр старт – үзенә күрә җиңү
Ярышның иң кечкенә катнашучылары- 2022 елгы һәм аннан кечерәкләр 60 метрлы дистанциядә йөгерде. 2021 елда туган һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен 100 метрлы дистанция каралган.
Стадионда бер-бер артлы стартлар узды. Кечкенә спортчылар финишка беренче булып килү өчен тырышты, ә җанатарлар аларны алкышлап торды.
Балалар өчен бу ярыш җиңү өчен көрәш кенә түгел, ә үз көчләрен сынап карау, дуслары белән бергә спорт бәйрәмендә катнашу мөмкинлеге дә булды.
Гаилә эстафетасы – аерым бәйрәм
«Татарстан кроссы» кысаларында гаилә эстафетасы да оештырылды. Анда башта бала старт ала, аннан соң эстафетаны әнисе һәм әтисе дәвам итә.
Гаилә белән бергә спорт чарасында катнашу балаларга аеруча зур шатлык бирде. Әти-әниләр өчен дә бу көн балаларын спортта хуплау һәм алар белән бергә актив ял итү мөмкинлеге булды.
Ярышлар тәмамлангач, катнашучыларны бүләкләр һәм тәм-томнар көтте. Шулай итеп, «Татарстан кроссы» балалар өчен спорт, хәрәкәт һәм күтәренке кәеф белән үрелгән матур бәйрәмгә әверелде. Әлеге җиңел атлетика ярышы ГТО нормативларын тапшыру да булып тора.
Нет комментариев