КОТЛЫЙБЫЗ:Актаныш егетләре - ГТОда алдынгы!
Бүген Минзәлә шәһәрендә Бөтенроссия ГТО фестиваленең 2нче этабы үтте. Фестивальдә Актаныш, Минзәлә, Тукай, Мөслим районнары командалары катнашты.
Актаныш муниципаль районы җыелма командасы составында:Наил Сәрвәров, Айгиз Хөсәенов, Искәндәр Ибраһимов, Булат Гарипов, Илгиз Рәшитов, Рәвил Хаҗиев, Ирек Мөхәммәтов, Нарис Габдуллин 1нче урынны яулады.

Районыбызның спортсөюче асыл ир-егетләр тәбрик итәбез, тагы матур казанышларга ирешүләрен көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев