Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«Лачын» хоккейчылары Удмуртиядә узган Бөтенроссия турнирында көмеш медальгә лаек булды

Удмуртиянең Вавожский районында А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» хоккей клубының бөтенроссия турниры узды.

Әлеге турнир Удмуртиянең данлыклы хоккейчысы Кирилл Тукмачев истәлегенә багышлап үткәрелде. 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында оештырылган ярышта Россиянең төрле төбәкләре хоккейчылары катнашты.

Боздагы көрәш 3 көн дәвамында 6 команда арасында барды. Ниһаять, җиңүчеләр билгеле- Актанышыбызның «Лачын» егетләре бик азга гына калышып икенче урынны яуладылар һәм көмеш медальгә лаек булдылар.

Алтын медаль ияләре- Самара өлкәсе хоккейчылары, бронза- Удмуртиянең «Ува» командасыныкы. 

«Лачын» егетләре турнирның иң яхшы уенчылары булып танылу да безнең өчен олы горурлык. Клим Родыгин, Ильяс Ярмиев— «Иң яхшы уенчы» , Алия Әхмәтшина- «Иң яхшы капкачы», Мөнир Фәррахов, Раил Гыйльфанов- «Матчның команда составындагы иң яхшы уенчысы» исемнәрен тырышлык, үҗәтлек һәм осталыклары белән аерылып торып үзләренеке итте. 

Хоккей спортын популярлаштыруда һәм Актанышыбыз данын Россия күләмендә танытуда зур өлеш керткән яшьләребезне һәм аларның остазларын зур уңышлары белән котлыйбыз.

Удмуртиядәге турнирга баруны оештырган иганәчеләргә, әти-әниләргә, балаларга кечкенәдән хоккей серләрен ачып,  системалы рәвештә күнегүләр-дәресләр уздырган остазларга зу рәхмәт. Җиңүләр дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев