Ленар Зарипов укуда һәм спортта зур уңышларга ирешкән Актаныш укучыларын котлады
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов «АгроНТРИ -2024» Бөтенрәсәй конкурсында җиңү яулаган Ленар Миргалимов белән Татарстан Республикасы беренчелегенә узган футбол ярышында беренче урынга лаек булган «Актаныш» футбол командасын котлады.
Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен оештырылган «АгроНТРИ -2024» Бөтенрәсәй конкурсында җиңү яулаган Ленар Миргалимов һәм аның укытучысы Алсу Вәлиеваны уңышлары белән тәбрик итеп Ленар Зарипов үзенең рәхмәт хатын тапшырды.
Хакимиятнең кече утырышлар залын тутырып килгән яшь футболчыларга да районыбыз башлыгы белән очрашу бик ошады. Ленар Рафак улы спортчыларга, аларны җиңүгә тәрбияләгән тренеры Рамил Гамил улына, ата-аналарына олы рәхмәтләрен белдерде.
Команданың һәр әгъзасына медальләр кигертте.
Ә остаз Рамил Гыйльфановны Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләде.
Рамил Гамил улы районыбыз җитәкчелегенә, аеруча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Актанышта нәкъ тә футбол уйнар өчен «Ватан» спорт манежы төзүләре өчен барлык футбол сөючеләр исеменнән рәхмәт белдерде.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев