Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасындагы «Татарстан кроссы - 2025» бәйгесендә Хаҗиевлар гаиләсе җиңде
Бүген, 19 сентябрь көнне Актанышның Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге Үзәк стадионында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татарстан кроссы - 2025» йөгерү көненә багышланган «Әти, әни, Мин - ГТО гаиләсе» гаилә эстафетасы узды.
Ярышларда уннан артык гаилә катнашты. I урында- 7нче балалар бакчасыннан Хаҗиевлар гаиләсе, II урында - 7нче балалар бакчасыннан Мирзануровлар гаиләсе, III урында- 2 нче балалар бакчасыннан Минһаҗевлар гаиләсе. Гаилә стартлары спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, гаиләләрне дә берләштерә.
Ярышлар ГТО нормативларын тапшыру үзәге ярдәме белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев