Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Маликовка – 65

25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә, районыбызның спорт сөючән данлыклы вәкиле - Фәнис Маликовның 65 яшьлек зур юбилее уңаеннан, төрле яшьтәге, 4 дистәдән артык спортчыны бергә туплаган өстәл теннисы буенча турнир узды. Бәйге район тарихында тәүге тапкыр уздырылса да, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар...

25 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә, районыбызның спорт сөючән данлыклы вәкиле - Фәнис Маликовның 65 яшьлек зур юбилее уңаеннан, төрле яшьтәге, 4 дистәдән артык спортчыны бергә туплаган өстәл теннисы буенча турнир узды.
Бәйге район тарихында тәүге тапкыр уздырылса да, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сүзләренә караганда, дәвамлы булачак. Ярышта Фәнис абый Маликовның катнашуы көч сынашуга үзгә бер ямь, спортчыларга җиңү рухы өстәде.
Ветеран спортчы исеме астында узган ярышка нигез салган район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, балалар иҗат үзәгенең өстәл теннисы буенча остазы Булат Солтанов, "Иман" спорт сарае остазы Ренат Газетдинов юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Шөкер, бүләкләрне дә мулдан әзерләгәннәр: Рәхмәт хатлары, картина, истәлек футболка һәм шулай ук бассейн, теннис, бильярд залларына гомерлек абонемент. Кечкенәдән спортны һәм саләмәт яшәү рәвешен сайлаган кеше өчен соңгылары, мөгаен, иң зур бүләктер. "Бильярдка булгач, дискотекага да йөри аламмы соң мин?-" дип тыйнак кына шаяртып та алды үзе.
Күптән түгел 65ен тутырса да, егетләрдән ким түгел әле ул. Билгеле, спортта гына түгел, төгәл фәннәрдә дә сынатмый. Яшьтәшләре тәүге тапкыр куркып кына компьютер төймәләрен барлаганда, ул, яңа көн туган саен үзгәреш кичергән мәгълүматлаштыру технологияләрендә үзен судагы балыктай хис итә. Мисал өчен, күптән түгел пенсионерлар арасында узган IT олимпиадада катнашып II урынга ия булды, ә бөтенрәсәй күләмендә Воронеж шәһәрендә узган шул ук бәйгедә 70кә якын катнашучы арасында көч сынап беренче унлыкка керде. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл дигән тәгълиматның ачык дәлиле ул Фәнис абый.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев