Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Пейнтбол

Пейнтбол яңа уен төре буларак Актанышта да үсеп килә. Ул, бер яктан, район халкының ялын оештыру чарасы булып торса, икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тота. Ә үз сәламәтлегеңне ныгыту, гомумән, сәламәт булу бүген модада. Әлеге язмада пейнтбол турында мәгълүмат китерергә уйладым. Чөнки күпләр өчен бик үк таныш түгел...

Пейнтбол яңа уен төре буларак Актанышта да үсеп килә. Ул, бер яктан, район халкының ялын оештыру чарасы булып торса, икенче яктан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны күздә тота. Ә үз сәламәтлегеңне ныгыту, гомумән, сәламәт булу бүген модада.
Әлеге язмада пейнтбол турында мәгълүмат китерергә уйладым. Чөнки күпләр өчен бик үк таныш түгел уен ул. Үзем дә мәгълүматны төрле чыганаклардан тупладым.
Пейнтбол ("буяулы шар" дип тәрҗемә ителә) - махсус мылтыклар (маркерлар) кулланып, буяулы шарлар белән ата торган команда уены. Тур барышында каршы команда уенчыларын буяулы шар тидереп уеннан чыгару максат итеп куела. Көндәшләрен беренче чыгарып бетергән команда җиңүче итеп табыла.
Соңгы елларда халыкның күпчелеге үзенең физик, психологик сәламәтлеге өстендә эшли: фитнес залларга, бассейннарга йөри, актив рәвештә спорт чараларында катнаша, яшьләр бигрәк тә экстремаль спорт төрләренә тартылалар. Экстрим юнәлешләренең берсе - Пейнтбол аеруча киң таралып килә. Яшьләр генә түгел, урта яшьтәге ир-егетләр дә аңа тартыла. Пейнтбол физик ныклык кына тугел, акыл белән эшләүне дә таләп итә.
Әйтүләренчә, уенның өстенлекләре шунда: беренчедән, ачык һавада сәламәтлек яхшыра, җыелган стресс чыга, адреналин ташып тора, күңел күтәрелә. Икенчедән, корпоратив уеннарның популярлыгы зур. Пейнтбол уенчыларны, дус-ишләрне, коллективны берләштерә, ә бу исә кешенең тормышка карашын яхшырта, башкарган эшенең сыйфаты күтәрелә. Юкка гына кайбер җитәкчеләр вакыт-вакыт үз командасындагы эшчеләрнең мотивациясен шушы уен белән күтәрмиләрдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев