Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Пучының яшь көрәшчеләренә- афәрин!

26- 28 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә «Ялкын» журналы призларына яшьләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге булып узды.

Турнирда 47 командадан 345 яшь көрәшче бил алышты, республикабызның иң  көчле спортчылары җыелган иде.

Әлеге ярышта Пучы балалар иҗат үзәгенең "Нур Баян" командабыз көрәшчеләре актив катнаштылар. Үз авырлык үлчәвендә укучыбыз Шәмсиев Ильяс Нияз улы 2 урынны яулады. Актаныш районы командасы 6 нчы урында.

Ильясны һәм тренерыбыз Әнис Мөхәммәтнур улын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! 


Пучы балалар иҗат үзәге җитәкчесе Газизова Ләйсән Фидәис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев