Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Район хезмәтчәннәренең Кышкы спартакиадасында җиңүче команданы 60 мең сумлык акчалата бүләк көтә!

Тиздән Актаныш районы оешма- предприятиеләре һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында Кышкы спартакиада старт ала. Ул «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» кысаларында үткәрелә. Әлеге зур спорт чарасы хезмәт коллективларын берләштерүче, массакүләм спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлтелгән әһәмиятле чара булып тора.

Кышкы спартакиада 5–15 февраль көннәрендә уза. Ярышлар 5 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә шахмат бәйгесе белән башланып китә. «Батыр» спорткомплексында 6 февральдә бадминтон, 10-12 февральдә теннис ярышы булачак. Ә спартакиаданың иң мөһим көне -15 февраль. Бу көнне хезмәт ияләре чаңгы, армспорт, гер күтәрү, канат тарту, турникта тартылу, шорт-трек, аркага ятып гәүдәне күтәрү, йөзү ярышлары булачак. 

Спартакиаданың төп максатлары:

  • район хезмәтчәннәренең сәламәтлеген ныгыту;

  • иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау;

  • сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны пропагандалау.

Спартакиадада район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашучының хезмәт кенәгәсе һәм тиешле авыл җирлегендә теркәлүе булырга тиеш. Ярыш шартлары буенча, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, техникумнар һәм югары уку йортлары студентлары бәйгеләргә кертелми.

Бер спортчы ике төр спорт ярышында гына катнаша ала. Өченче төрдә катнашу бары тик канат тартышу ярышында гына рөхсәт ителә.

Спартакиада җиңүчеләре һәм призёрлары Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнә. Ә җиңүче команданы акчалата бүләкләр көтә: 1 урынга 60 000 сум; 2 урынга 50 000 сум, 3 урынга 40 000 сум.

Ярышлар программасы

5 февраль 2026 ел
Шахмат — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
Үткәрү урыны: БИҮ (ЦДТ)
Башлану вакыты — 18:00

6 февраль 2026 ел
Бадминтон — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
Үткәрү урыны:  «Батыр» СК
Үзеңнең ракеткаң белән килү сорала
Башлану — 19:00

10–12 февраль 2026 ел
Өстәл теннисы — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
Үткәрү урыны:  «Батыр» СК
Үзеңнең ракеткаң белән килү сорала
Башлану — 19:00

15 февраль 2026 ел

  • Катнаш чаңгы эстафетасы — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
    «Буләк» урман массивы чаңгы базасы — 10:00

  • Армспорт — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
    «Батыр» СК— 10:00

  • Гер күтәреп этү (24 кг) — 1 ир-ат
     «Батыр» СК— 10:00–12:30

  • Канат тартышу — 5 кеше
    «Батыр» СК— 14:00
    (мәҗбүри спорт төре)

  • Турникта тартылу — 1 ир-ат
    «Батыр» СК — 10:00–12:30

  • Шорт-трек — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
    «Лачын» боз сарае — 10:00–12:30

  • Аркага ятып гәүдәне күтәрү — 1 хатын-кыз
    «Батыр» СК — 10:00–12:00

  • Йөзү — 1 хатын-кыз, 1 ир-ат
    «Дулкын» бассейны — 10:00–12:00

Гомуми зачетка волейбол ярышлары нәтиҗәләре дә кертелә.

Ярышларның кимендә бер төрендә катнашучы куймаган командага соңгы урын бирелә һәм 10 штраф баллы языла.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев