Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз районыбыз укучылары белән кышкы спорт сезонын ябуда катнашты

Бүген районыбыз укучылары «Бүләк» базасында чаңгыда узышып кышкы спорт сезонын озатты. Яшь спортчылар белән бергә махсус хәрби операциядән ялга кайткан якташыбыз Илзар Сәрвәретдинов та чаңгыга басты. Ул үзе Такталачык авылыннан. Бүгенге ярышта бик рәхәтләнеп мәктәп укучылары белән шуды, аларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Иң көчле чаңгычы командалар булып түбәндәгеләр ачыкланды:

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:

1 урында Әтәс;

2 урында Теләкәй,

3 урында Күҗәкә командалары.

Гомуми белем бирү мәктәпләренең кечкенәләр төркеме буенча:

1 урында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары,

2 урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат,

3 урында Сәфәр мәктәбе командасы.

Гомуми белем бирү мәктәпләренең зурлар төркеме буенча:

1 урында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары,

2 урында Актанышның беренче санлы мәктәбе,

3 урында Сәфәр мәктәбе укучылары. 

Шәхси беренчелектә призлы урыннарга ирешкән балалар да хөрмәтләнеп дипломнар һәм медальләргә лаек булды. 

Җиңүчеләрне "БлагоДарение" фонды директоры, чаңгы федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов, район башкарма комитетының спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев бүләкләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев