Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Районыбызның яшь хоккейчысы Екатеринбургта «Иң яхшы уенчы» исеменә лаек булды

«Лачын» спорт мәктәбендә тәрбиләнгән хоккейчылар Татарстанның, Россиянең төрле турнирларында да чакырылып уңышлы чыгыш ясыйлар, матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Шуларның берсе- Радмир Хәбибуллин 17-19 май көннәрендә Екатеринбургта узган яшьләр хоккей лигасында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының «Карчыга» командасы өчен уйнады.

10 команда арасында "Карчыга" командасы   дүртенче урынга чыкты. "Лачын" спорт мәктәбеукучысы Радмир Хәбибуллин исә "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.

Яшь спортчыбызга киләчәктә дә хоккейны яратып, куйган максатларына ирешүен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев