Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Спорт белән бер сулышта: Татар Ямалысы мәктәбе укучылары чираттагы җиңүләре турында хәбәр иттеләр

Яңа уку елына әле генә аяк баскан идек, инде октябрь аена килеп җиттек. Без, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары спортны аеруча яратабыз.

«Спорт-сәламәтлек нигезе» дигән алтын кагыйдәне бервакытта да онытмыйча яшибез. Мәктәп күләмендә генә түгел, районда узган бөтен төр спорт ярышларына да бик теләп катнашабыз. Көчле, кыю егетләребез көрәш батырлары гына түгел, җитез йөгерешчеләр, чаңгыда оста йөрүчеләр, шахматны яратучылар да. Спорт сөюче кызларыбыз да шактый.

Узган уку елында да мәктәбебез командасы бик зур уңышларга иреште. Остазыбыз Марат Ясәви улы Хабибуллин җитәкчелегендә без матур нәтиҗәләргә ирештек. 2022-2023 елларда баскетбол лигасында, Фирая Солтанова-Жданова эстафетасында, районкүләм шахмат ярышында беренчелекне бирмәдек.

Әле 7 октябрь көнне генә райондашыбыз, йөгерешче Фирдәвис Шәемов кубогына Үзәк стадионда җиңел атлетика ярышы узды. Без бусында да сынатмадык. Югары нәтиҗәләргә ирешеп, Кубокны яулау бәхетенә ирештек. Спорт-безнең якын дустыбыз!

Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев