Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Тәнгә сихәт, күңелгә дәрт алып...

Волейбол ярышлары һәм турнирлары безнең районда бик күп үтә. Әйтергә кирәк, аларның һәрберсе бик үзенчәлекле вакыйгага әверелә, истәлекле үткәрелә.

Бүген «Иман» спорт комплексында Урал Кубогына турнир оештырылды. Турнир төбәкара дәрәҗәдә. Ул агымдагы елның Урал лигасының ир-егетләрдән торган командалар арасында булды. 

Биредә Актаныш һәм Мөслим районнары, Башкортстаннан Дүртөйле белән Туймазы һәмволейболчылары үзләренең осталыкларын исбат итәләр.

Актаныш районы спортчылары командасы капитаны Ренат Газетдинов белән сөйләшәбез:

— Елдагыча шушы Урал Кубогына ярышларны көтеп алабыз. Ут күрше Башкортстанның Нефтекама һәм Бакалы командалары кызганычка каршы килә алмадылар. Җиңүгә һәр команданың омтылышы олуг. Командалар формадан, ныклап әзерләнгәннәр. Монда җиңгән очракта «Иң көчлеләр кубогы» яуларга Апас якларына юл тотачакбыз.

— Бик көчле командалар катнаша. Хөкемдар буларак барлык командаларны да тигез, көчле уенчылар тупланганын бәялим. Без турнирга тырышып әзерләндек. Ярышлар матур тәмамланыр, дип уйлыбыз, ди Актаныш спорт мәктәбенең волейболдан тренеры Ленар Ибнеев. — Гомумән, бу ярышның тарихы 2019 елда башланып киткән иде. Аны булдыру идеясе авторы Айдар Илфат улы Иманаев. Без бу ярышны гамәлгә куйган чакта гына әле: Актаныш, Дүртөйле, Илеш һәм Бакалы командалары арасында уйный идек. Ел саен кварталларга бүлеп шушы районнарда үтә иде. Пандемия, ил-көндәге вәзгыять белән ул берникадәр кайбер төбәкләрдә туктап калды. Әмма Актаныш районында ел саен үтеп килде һәм дәвам итә күргәнегезчә. «Иман» комплексында тәүге тапкыр үтә, «Батыр» спорт сараенда бүген теннис турниры булу сәбәпле. Барлык мөмкинлекләр ярыш өчен бар. 

— Без бу ярышкабик теләп килдек. Уенчылар бик көчле. Мөслимнең волейбол командалары һәрчак көчле һәм алдынгы булды, шулай булып калачакбыз да! Әле без бу ярышка яңа состав белән килдек, 18 яшь кенә тулган егетләр. Актанышлылар белән уйнаган чаклар бар, оста уйныйлар, нәтиҗәләргә ирешә торган волейболчылар, дип фикерләре белән уртаклашты Мөслим спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.

Бик куанычлы күренеш, турнирның географиясе — катнашучы команалар елдан-ел арта икән. Спортчылар әлеге турнирны оештыручыларга рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев