Татарстанда СВО ветераннарына спорт белән шөгыльләнү өчен ташламалар бирелә
Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт аша махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү буенча системалы эш оештырылган. Ярдәм чаралары «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте.
Республиканың төрле районнарында спорт объектларына ташламалы йөрү өчен шартлар тудырылган.
Кайбыч муниципаль районында ветераннар «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында ташламалы бәяләрдән шөгыльләнә алалар. Комплекс бассейнны, универсаль спорт залын, тренажер залларын һәм башка объектларны үз эченә ала.
Спас районында свода катнашучылар таныклыкларын күрсәткәндә «Олимп»спорт мәктәбенең тренажер залына, бассейнына һәм чаңгы базасына бушлай йөри алалар.
Бөгелмә районында ветераннар һәм аларның балигъ булмаган балалары бассейннар, боз ареналары һәм тренажер залларын да кертеп, җиде спорт учреждениесенә бушлай йөри ала. Моның өчен паспорт һәм катнашучы таныклыгын күрсәтергә кирәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев