Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

18 февраль көнне Бүләк чаңгы юлында гаилә эстафетасы узды. "Әти-әни" номинациясендә барысы 4 гаилә катнашып, I урында Фәттаховлар, II урында Чалманарат авылыннан Гыйлфановлар, III урында Актаныштан Маликовлар. "Әти, әни һәм кыз бала" номинациясендә 7 гаилә узышты. Гыйлфановлар- I, Зиннуровлар -II, Биктимеровлар гаиләсе III урында. "Әти, әни һәм ир бала" номинациясендә...

18 февраль көнне Бүләк чаңгы юлында гаилә эстафетасы узды. "Әти-әни" номинациясендә барысы 4 гаилә катнашып, I урында Фәттаховлар, II урында Чалманарат авылыннан Гыйлфановлар, III урында Актаныштан Маликовлар.
"Әти, әни һәм кыз бала" номинациясендә 7 гаилә узышты. Гыйлфановлар- I, Зиннуровлар -II, Биктимеровлар гаиләсе III урында.


"Әти, әни һәм ир бала" номинациясендә Чалманараттан Гыйлфановлар гаиләсе янә беренче. Пучыдан Гыйздуллиннар- II, Кирамовлар III урында. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен кечкенәдән маяк итеп сайлаган Мөдәрис абый Ханов та көч сынады. Иң өлкән чаңгычы бәйгеләрдә кызы һәм оныгы белән катнашты.
16 февраль көнне биредә район мәктәпләре арасында биатлон буенча ярыш узган иде. ДОССАФ оешуның 85 еллыгына багышланган әлеге бәйге район ДОССАФ оешмасы, район мәгариф бүлеге һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды. Бәйгедә 29 команда, 87 укучы көч сынады. Нәтиҗәдә, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Күҗәкә мәктәбе-I, Чалманарат мәктәбе-II, Әтәс мәктәбе III урынны яуладылар. Урта мәктәпләр арасында I урынга Актанышның 2 нче мәктәбе, II урынга Актанышның 1 нче мәктәбе, III урынга Киров мәктәбе укучылары лаек булды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 февраль, 2012 14 (9659) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев