Фәрештәләр күз яше
Гаиләбез белән шушы тортны яратабыз, чөнки ул үзе тәмле, матур һәм туклыклы, нәкъ чизкейк кебек.
Үзенчәлеге: торт суынгач өстендә тамчылар барлыкка килә.
Бүген сезнең белән шушы тәмле торт рецепты белән бүлешәсем килә.
Камыр өчен:
-
1 ст он
-
1 чәй к. разрыхлитель
-
80 г сыер мае
-
2 аш к. шикәр комы
-
1 йомырка
Эчлек өчен:
-
500 г эремчек
-
0,5 ст шикәр комы
-
3 йомырка сарысы
-
1 ст.л манный ярмасы
-
100 г каймак
-
1 кап ванилин
Суфле өчен:
-
3 йомырка агы
-
3 аш к. шикәр пудрасы
Эшне башлыйбыз
Камыр
-
Онны камыр көпшәкләндергеч белән кушып болгатыгыз, өстенә суытылган сыер маен турап салыгыз.
-
Йомырканы һәм шикәр комы белән кушып, барсын бергә камыр ясыйбыз.
-
Әзер камырны пленкага төреп, 30 минутка суыткычка куегыз.
Эчлек
Барлык ингредиентларны бергә блендерда болгатыгыз.
Суфле
Йомырка агын күпертергә, әзерлек белән эзләп шикәр пудрасы кушарга.
Пешерү
-
Әзер камырны суыткычтан алып, табага җәеп, бортиклар ясап чыгабыз (минем таба 24 см).
-
Өстенә эремчекле эчлекне агызабыз.
-
180°Ста духовкада 20–30 минут пешерәбез.
-
Шуннан соң өстенә суфле ягып, кире духовкада 10–15 минут, матур төс кергәнче тотабыз. Артыгын пешермәгез.
-
Духовканы сүндереп, ишеген ачып, шунда суынырга калдырабыз.
-
40 минуттан соң тортның өстендә тамчылар барлыкка килергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев