Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы авыл җирлекләрендә партия эчендә алдан сайлап карау – праймеризлар бара.

13 май көнне районыбыз җирлекләрендә партия эчендә алдан сайлап карау - праймеризлар башланып китте. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирүләрдә Актанышбаш һәм Уразай авыл җирлекләре катнашты. Праймеризда Актаныш районы буенча билгеләнгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Халыклар дуслыгы" йорты директоры Ирек Шәрипов, Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре - оештыру комитеты рәисе...

13 май көнне районыбыз җирлекләрендә партия эчендә алдан сайлап карау - праймеризлар башланып китте. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирүләрдә Актанышбаш һәм Уразай авыл җирлекләре катнашты.
Праймеризда Актаныш районы буенча билгеләнгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Халыклар дуслыгы" йорты директоры Ирек Шәрипов, Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре - оештыру комитеты рәисе Айдар Хаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм башка җирле сәяси Совет әгъзалары катнаштылар.
Быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада ТР Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул сайлауларга әзерлек кысаларында, районыбызның 26 авыл җирлегендә партия эчендә алдан сайлап карау - праймеризлар үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 209 депутат сайланачак.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев