Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышның Җәмигъ мәчетенә – 20 ел

“Безгә, татар районы буларак, Актанышка, бөтен төбәктән дә карап торалар. Шуңа күрә үзебезнең мөселман икәнебезне онытмыйча яшәргә язсын”, - диде имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт. Әлеге сүзләрне ул 28 ноябрь көнне Актаныштагы Җәмигъ мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада әйтте. Анда имамнар, изге гамәлләре белән сөендереп торучы эшмәкәрләр, яшь шәкертләр һәм мөхтәрәм кунак итеп чакырылган җитәкчеләр катнашты.

Ишегалдында җыелган җәмәгать белән бергә бу көнне табигать тә хозурланды. Агачларга сарган сыкы, яңа яуган ап-кар кыш җитүен белдерсә, микрофоннан яңгыраган Коръән аятьләре, дога һәм нәсыйхәт сүзләре якын-тирәдә яшәүче барча өммәт халкына да ишетелеп, күңелләргә үтеп кергәндер.

Тантана Зәй шәһәреннән килгән мөселман кардәшебез, имам-мөхтәсиб Фатих хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Районыбыз халкы яратып өлгергән Илфар хәзрәт, җирлегебез халкына бәрәкәт теләп, дога кылды.  

Мәчетнең төзелеш тарихы да, эшчәнлеге дә бай. Габдулла хәзрәт Мансуровны исә Актанышыбызга, чын мәгънәсендә, динне алып кайтучы кеше дип искә алабыз. “Безнең фикерләвебезне, карашларыбызны үзгәртте.  Мәчет төзетүдә ерып йөрде, башкарып чыкты”, - дигән фикерне район башлыгыннан да ишетергә туры килде.

Районыбыз үзәгендә Аллаһ йортының барлыкка килүе дә җиңел генә башкарылмагандыр. Әмма авырлыгын күбебез белми дә калды. Шунысы хак: бүген биредә гыйбадәт кылырга бөтен шартлар да тудырылган. Ул динебезгә, халкыбызга хезмәт күрсәтә, азан тавышы намазга дәшә. Укулар оештырыла, сафлар ишәя.  

-1998 елда район башлыгы булып эшли башладым. Туксанынчы елларда нигез салынган мәчет әле ул вакытта бик озак төзелеп бетмичә торган объект иде. Ике катлы итеп планлаштырылган. Җыелыш саен актанышлылар шушы мәсьәләне күтәрде. “Һәрбер районда, авылларда мәчетләр ачыла, нишләп бездә һаман юк”, - дип, борчылуларын белдерәләр иде. Проектын күпмедер дәрәҗәдә гадиләштереп, әмма зәвыгын югалтмыйча, өстәмә түбәләр ясый-ясый, 2000 елда, ниһаять, ачу бәхетенә ирештек. “Камгэсстрой” оешмасы ярдәмендә ай куелды, ул чакны да яхшы хәтерлим, - диде район башлыгы Энгель Фәттахов.

2000 елның август аенда ачу тантанасына ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе дә күпләрнең хәтерендәдер. Күпмедер вакыттан – эчке, ә 2007 елда тышкы өлешенә ремонт үткәрелә. Бүген Җәмигъ мәчете Актанышыбызны бизәп тора.  2005 елдан Руслан хәзрәт имам-хатыйб вазифаларын башкара. Бер үк вакытта ул бүген имам-мөхсәсиб тә, төбәк казые да.

-Үзебезнең район егете. Эшен бик матур башкара. Күҗәкәдә балалар белән шөгыльләнеп, дин тараткан җиреннән, япь-яшь килеш килде ул монда. Менә инде күпме вакыт район халкына хезмәт итә. Район башлыгы буларак, аңа рәхмәтемне белдерәм. Төрле агымнар, төрле карашлар булды. Шуңа карамыйча, кыйбланы югалтмыйча, үзенең юнәлешен алып бара. Тайпылмыйча, Актаныш һәм авылларыбыз халкына хезмәт күрсәтә. Күреп торасыз, мәчет территориясе ялт иткән. Кайчан керсәң дә чәчәкләр үсә, үләннәре тип-тигез итеп чабылган, бер чүп тә күрмәссең. Кышын кары көрәлгән. Эчке ягында да тәртип, пөхтә. Мәчетебезгә олысы да, кечесе дә йөри. Бу матурлыкны халык та күрә. Барысы да Руслан хәзрәттән тора, аңа рәхмәттән башка сүз юк, - дигән фикерен дә район җитәкчесе әлеге тантанада җиткерде.

Мөселманнарның изге урыны күңелләрендәге иман нуры кебек үк якты, мөкатдәс. Күңелне тынычландыра, калебне сафландыра. Чөнки бу – Аллаһ йорты.

Быел да күпмедер күләмдә ремонт эшләре башкарылды, тәһарәтханәләр яңартылды. Ишегалдына асфальт юл түшәлде. коймасы балкый.

Районыбызда ислам динен таратуда зур өлеш кертүләре өчен Зөһрә Хәбибрахман кызы Закирова район башлыгының Мактау кәгазе, авыл имамнары – Яңа Әлемнән Илшат хәзрәт, Кәзкәйдән Рәсим хәзрәт, Иске Кадермәттән Надил хәзрәт  район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең рәсми оешмалар белән эшләү юнәлешендәге урынбасары, башкаланың Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов:

-Туксанынчы елларда беркемгә дә җиңел булмады. Айлар буе, яртышар ел халкыбызга хезмәт хакы бирелмәде. Шул изаларга бирешмичә, сабырлык күрсәтеп, үзендә яшәү өчен көч таба алды. Безнең өммәтебезгә хас сыйфатлар бу. Әлхәмдүлилләәһ, нинди генә кыенлыкка очрамасын, Аллаһ Раббыбызның күркәм йорты Актанышта да калкып чыкты. Манара күтәрелеп, ашыгыгыз намазга, ашыгыгыз газаптан котылырга дип, азан тавышы ишетелә башлады. Әлхәмдүлилләәһ, шушы мәчет белән Аллаһы Тәгалә ошбу җирләргә бәрәкәт, тынычлык иңдереп тора. Сез искиткеч матур урында яшисез, гомер итәсез. Бәрәкәтле булсын. Белүемчә, Актаныш авылында хәзер инде 4 мәчет эшләп килә. Аллаһның йорты бар җирдә тынычлык та, иминлек тә бар. Раббыбызның йорты әгәр дә буш тормаса, Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, бәрәкәт иңдереп, ул җирдәге халыкны тынычлыкта, иминлектә яшәтәчәк, - диде.

Район башлыгы Энгель Фәттаховка Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәтнең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шундый ук Рәхмәт хаты белән Актаныш Җәмигъ мәчетенә иганәчелек ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр дә бүләкләнде.

Чарада  катнашкан Зәй шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фатих хәзрәт Нуруллин да чыгыш ясады.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин район башлыгына, мәчетне тәртиптә тотуда булышучы, матди ярдәм күрсәтүче һәм динне таратуда теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Бинаның тышкы диварлары да ут белән яктыртылачак икән. Киләсе Рамазан аена ишегалдын тагын да матурларга дигән ният тә бар.

Әле яңарак кына ишек төбенә күрсәтмә такта язып эленгән. Мәчетнең исеме, кайчан ачылганы, беренче имам-хатыйбы Габдулла хәзрәтнең исеме язылган.

-Мәчет төзелгәнче үк Габдулла хәзрәт бик күп хезмәтләр куйды. Ярдәменнән ташламады. Ноябрь аенда вафатына 10 ел. Эшләре дәвам итә, искә алып, дога кылырга уллары намазлы, мәчетебезгә йөриләр. Аллаһы Тәгалә барысыннан да разый булсын. Оныклары килә, дәрес алалар. Нәселе дингә, мәчеткә, мәдрәсәгә  нык бәйле. Үзебезнең балаларыбыз да шулай булсын иде, - диде.

Руслан хәзрәк бер риваяттне дә искә төшерде: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм үзенең сәхәбәләренә: “Әгәр кеше бала чагыннан ук динне өйрәнеп үссә, вафат булгач, Аллаһ Тәгалә аларны җәннәт капкасы төбенә җыяр да, җәннәткә керергә рөхсәт бирер”, - дигән. Ләкин бик озак җәннәткә керми торырлар. Аллаһы Тәгалә сорар: “Нигә кермисез, сезгә рөхсәт бит инде?” – дигәч, алар: “Йә, Раббыбыз, безнең бит әле җәһәннәмдә әти-әниләребез бар, Алар җәһәннәмдә булганда, без ничек инде җәннәткә керик”, - диярләр. Аллаһ Тәгалә әйтер: ”Алайса, барыгыз, үзегез белән җәннәттә кемнәрне күрергә телисез, шуларны җитәкләп, бергәләп җәннәткә керегез”, - дип әйтер. Риваятьләрдән күренгәнчә, бер кешегә кырык кешене, җәһәннәмнән алып чыгып, үзе белән бергә җәннәткә алып керү мөмкинчелеге бирелер, мөхтәрәм җәмәгать. Нәселебездә дингә тартылган, дингә өндәгән балаларыбыз, оныкларыбыз булсын. Аллаһы Тәгалә безгә ризыкның киң, бәрәкәтле вакытында тормыш бирде. Шөкер итеп, канәгать булып, зарланмыйча, исраф итмичә, бергә тату яшәргә язсын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев