Суд эшләрен яктыртучы журналистлар арасында уздырылган "Фемида-2015" республика конкурсында безнең хезмәттәшебез - "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова зур җиңүгә иреште - "Иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны алды.
Татарстан Республикасы Судлары советының Дипломына лаек булды. Башкалабыз Казанда "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика...
Суд эшләрен яктыртучы журналистлар арасында уздырылган "Фемида-2015" республика конкурсында безнең хезмәттәшебез - "Актаныш таңнары" газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова зур җиңүгә иреште - "Иң яхшы язма" номинациясендә беренче урынны алды.
Татарстан Республикасы Судлары советының Дипломына лаек булды. Башкалабыз Казанда "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика судьяларының XI конференциясендә бүләкләнде.
Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз, сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев