Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Каникуллар бәла-казаларсыз узсын

Җәйге чорда социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар аеруча карауга һәм игътибарга мохтаҗ.

                Бүгенге көндә районда шундый 6 гаиләдә 14 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Аларның кайберләре мәктәп яны лагерьларына, кайберләре “Бүләк” лагерена йөриячәк. Берничәсе эшкә урнаштырылачак.

           Райондагы авыр тормыш хәлендә булган 83 гаиләдә 185 бала һәм яшүсмер тәрбияләнә. Шуларның лагерьларга барырдай яшьтә булган 52сен “Бүләк” лагереның 3 нче, 4 нче сменасына урнаштыру планлаштырылды. Шулай ук гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе тарафыннан хезмәт күрсәтүдә булган балаларга яшәү урыннары буенча уен мәйданчыкларында җәй дәвамында социаль хезмәтләр һәм профилактик эшләр алып барылачак.

          Пучы, Татар Суыксуы, Байсар авылларында балалар сабантуйлары да планлаштырыла. Җирлекләрдә урам уеннары да уздырылачак. Профилактика субьектларына, җирле балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия әгъзаларына авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга карата игътибарны арттыруларын сорар идек. Безнең белән даими элемтәдә булып, хәбәрләшеп, бу гаиләләрдәге хәлне җиткереп торсагыз иде. 

            Рузилә Хәсәнованың балалар ялын оештыру турындагы  язмасын  "Актаныш таңнары" газетасының 10 июнь санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев