“Кышкы сабантуй”
“Кышкы сабантуй” районның оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, уку-укыту учреждениеләре арасында 2019 елның 30 декабрендә узачак.
Бәйгене гамәлгә куючылар – Актаныш муниципаль районы, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты.
Оештыручылар – район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, “Актаныш район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге.
Бәйгенең бурычы һәм максаты –
район халкын берләштерү, активлыгын арттыру, ялын мәгънәле, кызыклы итеп оештыру; фантазия һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итү.
Бәйге берничә өлештән тора:
Беренчесе: “Снеговиада-2019” конкурсы. Авыл җирлекләре һәм район үзәге оешмалары, уку-укыту учреждениеләре катнаша.
Һәр авыл җирлеге һәм район үзәге оешмалары, район үзәгендәге барлык уку-укыту учреждениеләре аерым образда 3 Кар бабай алып килә (түбәтәйле, кияү егет, стильләшкән, төрле һөнәр һ.б. образларда). Кар бабай үз оешмасын танытырлык символика белән килергә тиеш: әләм, значок, эмблема, атрибутика һ.б.
Кызыклы образлар аерым билгеләнә, бүләкләнә. Алар Кар бабайлар парадында катнаша; “Кышкы сабантуй” уеннарында ярыша.
Икенчесе: “Коймак ярминкәсе“
районның уку-укыту учреждениеләре катнаша (район үзәгендә урнашкан уку-укыту учреждениеләре әзер йортларда, авыл мәктәпләре үзләренең палаткалары белән урнаша).
– Татар халкының кунакчыллыгын танытучы коймак пешерүбәйгесе (бәйге вакытында иң калын коймак, иң нәзек коймак, иң үзенчәлекле коймак һ.б төрләргә игьтибар бирелә).
– Уңган пешекчеләр аерым билгеләнә, бүләкләнә.
Программа: 8.00-9.00 ресурс үзәге янында Кар бабайлар теркәлү үтә (репетиция).
9.20-10.00 Кар бабайлар парады (маршрут: техникум-администрация).
10.00-10.15 Администрация янында яңа ел флешмобы.
10.50-12.00 “Кышкы сабантуй”
ярышлары.
8.00-12.00 “Коймак ярминкәсе”.
Җиңүчеләр диплом белән
бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев