Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Роза Шәйдуллина: “Дары мичкәсе өстендә яшим”

 -Мин үземне дары мичкәсе өстендә яшәгән кебек хис итәм. Зинһар ярдәм итегез, -дип шалтыратты безгә Әҗәкүл авылында яшәүче Роза апа Шәйдуллина. Килеп күрегез әле дип кат-кат шалтыратты ул. Ни булуын аңларга теләп, Әҗәкүлгә юл тоттык.


Роза апаның өен табу әллә ни авырлык тудырмады. Яр буе урамына урнашкан ул. Аны иң борчыган әйбер, күршедәге ташландык ихата икән. Куралары ике метрга җиткән бу ихатага ялгыш берәрсе шырпы сызып ташласа, утырып кына янабыз. Аннан мин кайда торырмын дип борчыла ул. 
Чыннан да бу иске йорт, аның ихатасы ике кулың белән башны тотарлык икән шул. 

-Ягарга утыннары булмагач, мунчаларын кисеп яктылар.  Шактый урын ачык калды. Аның урынына үзем аптырап сетка тартып куйган булдым, -ди ул. 
Әлеге йортта Рәҗәп Закирова гомер иткән. Узган елның җәй аенда Рәҗәп апа фаҗигале төстә вафат булгач, йорт караучысыз калган. Тормыш иптәше алдан ук вафат булган. 

-Хәзер бу йорт берәүгә дә кирәк түгел. Иренең кызы кайткан иде. Миңа бу өй кирәк түгел ди, -ди Роза апа. – Шушылай итеп яткырганчы, ичмасам берәрсенә бирсеннәр иде. Күпме куркып яшәргә була.  Авыл җирлеге башлыкларына да әйтеп карадым. Чара күрүче булмады. Әлеге ихатаны чаптырып булса да куегыз, дигәч:”Без кеше ихатасына керә алмыйбыз”, -диделәр.

Алар да хаклы. Әмма бәла-каза килеп чыга калса, кем җавап бирер?

Бер очрашкач, дигәндәй, Роза апа үзенең ихатасын да күрсәтергә уйлады. Ул Иске Идел ярына ук терәлеп торганлыктан, елдан-ел җимерелә бара, ди. Бер яктан җимерелүче яр, икенче яктан шушы ташландык ихата. 

-Кем дә булса, минем зарга колак салырмы? -дип аптырап озатып калды ул безне. 

Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Лилия Шәйхразыева белән элемтәгә кердек. 

-Роза апа әйткән әлеге йорт росреестрдан алынган мәгълүмат буенча Илгиз Закиров һәм Рәҗәп Закироваларның уртак милке булып санала. Белгәнегезчә, алар икесе дә вафат. Рәҗәп апаның вафат булганына да елдан артык вакыт узды. Әмма әлегә тикле бу йорт мирас буенча бер кешегә дә күчерелмәгән. Безгә кирәк түгел, хуҗасыз итеп рәсмиләштерегез дип мөрәҗәгать итүче дә булмады, - диде ул.

undefined

undefined

undefined

undefined

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев