Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Рөстәм Миңнеханов: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык мунициципаль районнары...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Чара Татарстанның барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия халкы үзенең күп гасырлык тарихы эчендә бик зур сынаулар узган. Әмма Бөек Ватан сугышы корбаннары саны һәм җимерекләр дәрәҗәсе буенча иң масштаблысы булган, диде ул. «Шуңа да безнең җиңү кадерле безгә. Кешелекне саклап калу барәбәренә кылынган бу батырлык үлемсез. Җиңү җиңел бирелмәгән. Безнең республикадан гына фронтка 700 мең кеше киткән, һәр икенчесе һәлак булган. Үз-үзен корбан итеп, безнең иреккә һәм бәйсезлеккә хокукыбызны яклап калганнар алдында баш иябез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең нигезе итеп Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне атады. Яшь буынның аңына тәэсир итүнең яңа рәвешләрен эзләргә кирәк, диде ул.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул оештыру комитеты әгъзаларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чараларны уздыруны оештыру йомгаклары белән таныштырды.
Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 маена Татарстанда 72 723 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Һәрберсе өчен махсус социаль паспорт әзерләнгән, диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, бу аларның социаль-көнкүреш, медицина һәм торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә. 2015 елның беренче кварталында 15 меңгә якын олы яшьтәге гражданга һәм инвалидка өендә килеш социаль ярдәм күрсәтелгән, шулардан 4692се - ветеран һәм аларның тол хатыннары», - дип белдерде Васил Шәйхразыев. 243 сугыш ветераны интернат йортларда яши, алар аерым контрольдә.
2015 елның беренче кварталында 62 сугышта катнашучыга социаль-курорт дәвалавы өчен юлламалар бирелгән.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, бүгенгә «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» юбилей медале 74 мең 420 кешегә тапшырылган.
Моннан тыш, Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлык федераль һәм региональ ташламалар белән тәэмин итү турында сөйләде.
http://prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев