Социаль объектлар һәм сайлау участоклары террордан якланганмы?
Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә террорга каршы комиссия утырышы узды, анда райондагы төрле объектларны террорчылыкка каршы саклауга кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелгән иде:

1. Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары таләпләре нигезендә сәламәтлек саклау, мәдәният, дини оешмалар, мәгариф, спорт, сәүдә, авыл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларының, транспорт инфраструктурасының һәм социаль яклау объектларының террордан якланганлыгы турында.
Террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Фәрдиев Айдар Фәнис улы әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Ул игътибарны объектларның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү зарурлыгына, шулай ук саклауны тәэмин итү өчен заманча технологияләр кертүгә юнәлтте.
2. Сайлау участокларын тавыш бирү процессында террорчылыктан саклануга әзерлеге турында. Металлорамкалар һәм кул металлодетекторлары булу, физик сак, керү контроле системасы (КТС), видеокүзәтү камералары (тышкы һәм эчке) кую, шулай ук сайлау участоклары территориясен киртәләү кебек аспектлар турында фикер алыштылар.
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Фәрдиев Айдар Фәнис улы да бу мәсьәлә буенча чыгыш ясады, сайлаулар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Утырыш конструктив атмосферада узды, катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар һәм районда террорчылыктан саклану дәрәҗәсен арттыру өчен тәкъдимнәр керттеләр.
Комиссия утырышына террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев