Заман куркынычына каршы- бергә!
26 апрель көнне Әтәс төп белем бирү мәктәбендә балалар иминлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган ата-аналар җыелышы булды. Очрашуда 1-9 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары, шулай ук хокук саклау органнары һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.
Төп спикерлар – Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге эчке хезмәтенең өлкән лейтенанты һәм балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Инзилә Хәсәнова, Актаныш районының балигъ булмаганнар эшләре секторының әйдәп баручы белгече Айзат Муллаяров, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Инзилә Салихова, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин ата-аналар алдында чыгыш ясады.
Фикер алышуның төп мәсьәләләре- яшүсмерләрне законсыз рәвештә акча алуга («дропперство») җәлеп итүне профилактикалау, балигъ булмаганнарның курьер ролендә наркотикларны таратуына, транспорт чаралары белән идарә итүенә юл куймау булды.
Инзилә Хәсәнова яшүсмерләрне җинаятьчелеккә җәлеп итүнең төп сәбәпләрен аңлатты, алар- криминаль мохитның яшьләрнең ныгымаган аңына йогынтысы, гаиләдә имин булмаган халәт (көчләү очракларын да кертеп), тәҗрибәле җинаятьчеләр ягыннан манипуляцияләр.
Айзат Муллаяров интернетта һәм социаль челтәрләрдә балаларның үз-үзләрен тотышына ата-аналар контроленең мөһимлеген ассызыклады.
Ләйсән Мөхәммәтова балигъ булмаган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән таныштырды һәм ата-аналарга балаларын транспорт белән идарә итү таныклыгыннан башка техника белән идарә итүдән тыярга кушып чыгыш ясады. Аның сүзләрен ЮХИДИ инспекторы Артур Җиһаншин дәвам итте, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген мисаллар китереп аңлатты.
Ата-аналарга балаларга «җиңел акча» эшләүнең куркыныч нәтиҗәләре турында даими әңгәмә корырга, яшүсмерләрнең аралашу даирәсен контрольдә тотарга, шикле онлайн-мәйданчыкларга керүне чикләргә, балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтергә тәкъдим ителде.
Балалар иминлеге – безнең уртак җаваплылыгыбыз ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев