Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

71 җирлек өчен интернет: Татарстан санлы тигезсезлеккә каршы көрәшүен дәвам итә

Татарстанда социаль әһәмиятле объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру дәвам итә.

Татарстанда социаль әһәмиятле объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру дәвам итә. Җепселле-оптик элемтә линияләре халыкка республиканың тагын 71 җирлегендә Челтәргә чыгарга ярдәм итәчәк. Бу хакта коллегия утырышында Татарстан Республикасында элемтә үсеше турында министрлык башлыгы урынбасары Альберт Яковлев сөйләде.
 

«Быел Татарстан районнарында социаль әһәмияткә ия объектларга 533 км „оптика“ төзелде. Бу программалар цифрлы тигезсезлек проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән — тиз йөрешле интернетка социаль әһәмияткә ия объектлар гына түгел, ә 9 меңнән артык кеше яши торган 71 торак пунктта яшәүчеләр дә керә алачак», - дип билгеләп үтте Яковлев.
 

2021 ел ахырына кадәр югары тизлекле интернетны республиканың 1,9 мең социаль әһәмиятле объектында үткәрәчәкләр – мәктәпләр, ФАПлар, янгын сүндерү частьләре. Эшләр «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» региональ проекты кысаларында уза.
 

Агымдагы елның 1 сентябренә ярты миллионга якын мәктәп укучысы югары тизлектәге интернеттан файдалана алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев