Актаныш районы Абхазиянең Сухум шәһәрендә Сабантуй уздырачак
Киләсе атнада Актаныш районы делегациясе Абхазия Республикасының башкаласы — Сухум шәһәрендә милли бәйрәмебез Сабантуйны зурлап уздырачак. Әлеге чара төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштереп, татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен танытуга юнәлдерелә.
3 июльдә булачак Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Абхазия президенты Бадра Гунба катнашуы көтелә.
Бай һәм кызыклы программа милли җыр-биюләр, уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барачак. Кунаклар татар халкының милли ризыкларын татып карый, традицион уеннарда катнаша һәм онытылмаслык тәэсирләр алачак.
Чарада катнашучыларны милли рух, дуслык һәм бердәмлек хисләре берләштерәчәк. Сабантуй барышында көрәш, капчык сугышы, аркан тартышу кебек ярышлар да оештырылачак.
Сухум шәһәрендә милли Сабантуй бәйрәмен уздыру Абхазия башкаласы белән Казан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренең яңа биеклеккә күтәрелүен ачык гәүдәләндерә. 2023 елда бу ике гүзәл шәһәр рәсми рәвештә тугандаш шәһәрләр статусын алды. Шул вакыттан бирле алар арасындагы элемтәләр аеруча активлашып, мәдәни, иҗтимагый һәм шәһәр мохитен үстерү өлкәләрен тулысынча колачлады.
Бу дуслыкның нәтиҗәләре бүген шәһәр йөзендә дә чагылыш таба: Татарстан Сухумның яр буе территориясен төзекләндерү һәм яңарту проектларында актив катнаша. Нәкъ менә шуңа күрә милли бәйрәмебезнең төп мәйданы итеп Мөхаҗирләр яр буе (Набережная Махаджиров) сайлануы тирән символик мәгънәгә ия.
Әлеге кабатланмас урын шәһәр халкы өчен дә, килгән кунаклар һәм туристлар өчен дә аеруча кадерле, мәдәни һәм тарихи җәһәттән зур әһәмияткә ия мәйдан булып тора.
Әлеге бәйрәм — мәдәни элемтәләрне ныгыту, халыклар арасында дуслыкны үстерү һәм милли традицияләрне саклау юнәлешендә мөһим адым булып тора. Актаныш районы вәкилләре үз чыгышлары белән тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итәчәк һәм татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтәчәк.
Сабантуй Сухум шәһәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен якты һәм истәлекле вакыйга булып тарихка теркәлер. Ул төрле халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга зур өлеш кертер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев