Актаныш халкы да Казан яки Мәскәү халкы кебек үк яхшы шартларда яшәргә лаек
Бүген Актаныш районына эш сәфәре белән килгәч, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәрби комиссариат бинасында алып барылучы капиталь төзекләндерү эшләре белән дә танышты.
Әлфия Гомәр кызы һәм район башлыгы Ленар Зариповны объект буенча «АГК-Строй» оешмасының генераль директоры Артем Муштат озатып йөрде. Артем Викторович сүзләренә караганда, әлеге объектта оешма генераль подрядчы булып тора, һәм бинаның тулысынча капиталь ремонты башкарыла.
Хәзерге вакытта эшләр бинаның икенче катында алып барыла. Биредә барлык инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырыла, диварлар яңартыла. Киләчәктә алар декоратив штукатурка белән капланып, буялырга тиеш. Барлык эшләр дә билгеләнгән график буенча бара, подрядчы оешма аларны вакытында һәм тиешле сыйфат белән тәмамларга ниятли.
Объектны тапшыру вакыты 1 августка планлаштырылган. Төзекләндерү эшләре якынча 250 квадрат метр мәйданда алып барыла, төп бинаның гомуми мәйданы 500 квадрат метр тәшкил итә. Диварлар буенча эш күләме 600–700 квадрат метрга якын. Барлык эшләр дә нормативлар, ГОСТ һәм СНиП таләпләренә туры китереп башкарыла.
Проектның гомуми бюджеты 44,9 миллион сумнан артып китә, якынча 45 миллион сум тәшкил итә.
Район башлыгы Ленар Зарипов Әлфия Когогинага районга күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Әлфия Гомәровнаның махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга күрсәткән ярдәмен дә аерым билгеләп үтте һәм барлык эшләрендә уңышлар теләде, ил-көннәрнең тыныч, күк йөзенең аяз булуын, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.
Үз чиратында, Әлфия Когогина да иң мөһиме — егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуы булуын ассызыклады. Ул алардан сәламнәр җиткерде һәм җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч белдерде. Депутат сүзләренчә, җиңү фронтта гына түгел, хезмәттә дә ирешелергә тиеш.
Шулай ук ул республика халкының гаделлеккә омтылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, гаделлек — ул һәркемнең социаль әһәмиятле мөмкинлекләргә, сыйфатлы тормыш шартларына тигез хокуклы булуы. Татарстанның иң көнчыгыш районнарының берсе булган Актаныш халкы да Казан яки Мәскәү халкы кебек үк яхшы шартларда яшәргә лаек.
Әлеге юнәлештә башкарылучы эшләрнең берсе — заманча үзәк район хастаханәсен яңарту. Ул төзекләндерүдән соң башкала дәрәҗәсендәге медицина учреждениесе булачак, дип көтелә. Бу исә район халкына югары сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк.
Әлфия Когогина шулай ук тормыш сыйфатының мөһим компонентларын да атап үтте: төзек парклар һәм скверлар, заманча хастаханәләр, яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Аның сүзләренчә, гаилә кору, балалар үстерү, хезмәт итү һәм үз хыялларыңны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру — иң мөһим бурычларның берсе.
Сәфәр барышында кызыклы бер факт та билгеле булды: Новосибирск өлкәсеннән килгән табиблар Актанышны «кечкенә Швейцария» дип атыйлар. Аларның кайберләре бирегә эшкә килергә, гаилә корып, тормышларын нәкъ менә Актанышта дәвам итәргә ниятли. Бу исә районның үсешен һәм аның киләчәгенең өметле булуын тагын бер кат раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев