Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Актанышта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе уза

Бүген Актанышта зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе, сәүдә бәйрәме 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе, исеменнән үк аңлашылганча иртәнге 07:00 сәгатьтән үк Актаныш районы басу-кырларында үстерелгән ашлык культураларын сату белән башланып китте.

Хәрби комиссариат янындагы машиналар куя торган мәйданда хуҗалыклар бодай, арпа, борчак кебек бөртеклеләр алып килгән иде. Мал-туар, кош-корт тотучы актанышлылар сатыла торган товарның бәяләренә дә карап сыйфатлысын сайлап алдылар. 103 нче янгын сакчылыгы хезмәте оешмасы бинасы каршында салам һәм җир ашы- тирес төягән йөк машиналары тезелгән.

Ярминкә барышы белән Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Габдулхаев,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Дилбәр Әнвәрова, Лиана Сираева, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев  карап, танышып чыктылар. Сатучыларның, әлбәттә инде, сатып алучыларның фикерләрен өйрәнделәр.

Актаныш ярминкәсен күрше-тирә районнардагы сәүдәгәрләр дә көтеп ала. Өс һәм аяк  киемнәре, кышка әзерлек нисбәтеннән киез итекләр, башлык, куртка, пәлтәләр арасыннан үзеңә килешкәнен һичшиксез табарга була.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае артистлары иртәдән үк дәртле, матур җырлары белән ярминкә кунакларын сәламләде.

Актаныш районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары көзге уңышлары белән хисап тотты. Күмәк көч белән үстерелгән яшелчәләр- кәбестә, кишер, суган, чөгендергә хуҗалар күп. Кайнатмалар, тозланган, маринадланган эшләнмәләр янына уңган укытучы-тәрбиячеләр кайнар коймаклар, пары чыгып торган кайнар чәйләр дә әзерләгән.

Бүгенге ярминкәдә зур ассортиментта сыер итләре тәкъдим ителде, бәяләр 460 сумнан башлана. Аларның барысы да үзебезнең райондагы хуҗалыклар, шәхси фермерлык хуҗалыкларыныкы иде. Шулай ук сөт продукциясе, ак май, сыр эшләнмәләре дә күп.

Әгерҗе районыннан, Башкортостанның Борай, Дүртөйле районнарыннан, Нефтекамск шәһәреннән килгән эшмәкәрләрнең сәүдә өстәлләренә ит-сөттән җитештерелгән берсеннән берсе авыз суларын китерердәй эшләнмәләр  тезелеп тора.

Бүгенге ярминкә иртәгә, 4 ноябрь көнне булачак Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.  Бәйрәмнең тарихына күз салсак, Халыклар бердәмлеге көнен үткәрү турында 2004 елның 29 декабрендә Президент Владимир Путин кул куя, беренче тапкыр 2005 елдан билгеләп үтелә башлый.

Халыклар бердәмлеге көне земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесенең Мәскәүне поляк интервентларыннан азат иткән 1612 ел вакыйгалары истәлегенә булдырыла. Россия чикләрен басып кергән поляклардан азат итү өчен нәкъ менә алар халыкны берләштерә. Әйе, бердәмлектә безнең көч.

Халыклар бердәмлеге көнендә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле,  шәфкатьлелек, ихлас мөнәсәбәтләр һәм киң күңеллелек телибез. Тамырларыбызны, батырлыкларыбызны, җирлегебезнең тарихын һәрвакыт истә тотыйк.  Һәркем бәхетле һәм сәламәт, туган илебезнең патриоты булсын!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев