Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Әлмәт – 1, Балтач – 2, Актаныш – 3...

Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына узган 25 нче – юбилей, төбәкара милли көрәш турниры ахырына якынлашты

Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына узган 25 нче – юбилей, төбәкара милли көрәш турниры ахырына якынлашты.

Яшьләр арасында иң мәртәбәле турнирда 400гә якын көрәшче көч сынады. Ут күршеләребез – Башкортстаннан да зур әзерлек белән килгәннәр. Тик нинди генә бәйге булмасын, җиңүчеләр санаулы була.

Финал өлештә көрәш аеруча кискен барды. Егетләр гадел көрәш алып барып, лаеклы урыннар яуладылар. “Сезгә карап үзем дә нык борчылып утырдым. Көрәш – ул безнең, милләтебезнең канына сеңгән ярыштыр. Һәр көрәшче өчен җан атып, остазлардан да ким борчылмаганмындыр. Молодцы егетләр! Келәмдә көч сынаган һәрберегез җиңүче. Алдагы ярыш-турнирларда да уңышлар телим!” дип сәламләде катнашучыларны район башлыгы Ленар Зарипов.

Яшь көрәшчеләрне җиңү белән котларга, күптән түгел узган БРИКС уеннарында чемпион калган данлыклы көрәшчебез Азат Габдрашитов та килгән иде. Шушы турнирларда сыналып үскән, бүгенге көрәшчеләргә маяк булган егетләрнең берсе ул.

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз. Беренче урын алган Әлмәт командасы өчен дә сөенечебез зур, чөнки остазлары үзебезнекеләр – актанышлылар. Афәрин егетләр!

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев