Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышы

Әлеге спорт чарасы районыбызда теннис уенын тагын да җәелдерү, спортчыларның уен осталыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм иң көчлеләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Ярыш районыбызның «Батыр» спорт комплексында узды. 

Әмир Сәетов Яңа Әлем авылыннан килгән, ул 2 сыйныфта белем ала икән. Яшь спортчы егетнең үзе белән танышып китик әле:


– Мин теннисны 7 яшьтә уйный башладым. Өстәл теннисы һәм көрәш белән мавыгам. Теннис у йнау – миңа рәхәт! Актанышта үткән ярышларга еш йөрибез. Алга таба тагы да теннис буенча остарасым килә. Үскәч теннистан чемпион буласым килә. Тренерларыбыз Виола апа һәм Булат абый безне бу уен серләренә төшендерәләр.

 

– Барлык Актаныш халкын Яңа ел белән ихлас күңелдән котлыйм. Озын гомер һәм барлык хыялларыгыз тормышка ашуын телим. Бүгенгесе көнне Казанда, физик культура университетының 2 курсында белем алам. Өстәл теннисы – бик мавыктыргыч уен. Игътибарлыкны арттыру өчен дә, саулыкка да бик файдалы ул. Бу төр спорт белән апаемнар да шөгыльләнә. Актанышыбызда теннисчыларның осталык үсеше күзәтелә, дип саныйм, диде безгә яшь теннисчы Булат Шәкүров.

Әйткәндәй, яшь райондашыбыздан киләчәктә укуны тәмамлагач районыбызга кайту нияте хакында да кызыксынып алдык. Ул әлегесе көнне бу турыда уйлый икән. Кем белә, үзебезнең шәп спортчы бик яхшы тренер буларак үсеп, тәҗрибә туплап Актаныш җирлегенә кайтыр.

  • Ярышларда барлыгы 45 һәвәскәр спортчы катнашты. 2016нче елгы малайлардан 1нче урын Хәбибуллин Илгиздә, Мирзаянов Данияр 2нче, Галиев Муса белән Галиев Рияз 3нче урыннар алдылар.
  • Ә исә 2015нче елгы малайлар Солтанов Тимур 1нче, Хисамов Динияр 2нче, Сәетов Әмир 3нче урынга чыктылар.
  • 2013-14нче елгы егетләр арасында Камалтдинов Ринель 1нче, Тимиров Вилдан 2нче, Исламов Айназ белән Вәкилов Эльвир 3нче урыннарны бүлештеләр.
  • 2012-2011нче елда туган егетләр арасында Солтанов Данил 1нче, Арсланов Әмир 2нче,Шәкүров Азамат 3нче, Гардиев Тимур 3нче пьедесталга күтәрелделәр.
  • 2010-2009нчы елгы егетләр Шәймәрданов Илзат 1нче, Хаҗиев Таһир 2нче, Хаҗиев Хәлил 3нче урынны алды.
  • 2007-2008 елгы егетләр Салихов Рүзәл 1нче,Харисов Данил 2нче, Солтанов Әмир белән Әсәдуллин Рәшит 3нче урыннарга лаек булдылар.
  • Студент егетләр  арасында чемпион калды Шәкүров Булат.
  • Ветеран спортчы теннисистлар арасында  Хәмәтнуров Илфат беренче, Шәрипов Альмир 2нче, Әдиятуллин Илназ белән Габдулгалиев  Ленар 3нче урыннарны бүлештеләр.
  • Кызлар арасыннан 2015нче елда туган Камила Габдулгалиева 1нче, 2014нче елда туган кызлар арасында Әдиятуллина Рубина 1нче, Зәкиева Мәрьям 2нче урында калдылар.
  • Арсланов Иркен белән Гардиев Булат яхшы уен күрсәткәннәре өчен махсус бүләк белән бүләкләнделәр һәм хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев