Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Чистайда Актаныш данын якладык”

22-24 ноябрь көннәрендә спорт сөюче көчле рухлы райондашларыбыз Чистайда республика бәйгесендә катнашып, икенче урын яуладылар. Бәйгедән исән-имин, сөенечле хәбәрләр белән кайтканнан соң, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Муллахмәт кызы элемтәгә чыгып, яңалыклар белән уртаклашты. - Чистай шәһәрендә республика күләмендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында кул көрәше буенча бәйге узды. Анда безнең районнан...

22-24 ноябрь көннәрендә спорт сөюче көчле рухлы райондашларыбыз Чистайда республика бәйгесендә катнашып, икенче урын яуладылар.
Бәйгедән исән-имин, сөенечле хәбәрләр белән кайтканнан соң, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Муллахмәт кызы элемтәгә чыгып, яңалыклар белән уртаклашты.
- Чистай шәһәрендә республика күләмендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында кул көрәше буенча бәйге узды. Анда безнең районнан җиде кеше катнашты. Актаныштан Фидәрис Тимиров, Шәбездән Шамил Булатов, Тәкмәктән Илфат Лотфуллин, Кировтан Миләүшә Фәхрисламова, Байсардан Галия Исламова, Аккүздән Назил Гарипов, Усыдан Гөлнәзирә Хуҗина район данын якладылар. Барлыгы 24 команда катнашты. Безнекеләр шәһәр командалары белән көч сынашты. Гомуми нәтиҗәләр дә шәһәрнекеләр белән бергә чыгарылды. Фидәрис Тимиров - I, Шамил Булатов, Назил Гарипов - II, Миләүшә Фәхрисламова - IV, ә районнарга бүлгәч, I урын, Илфат Лотфуллин IV урын. Галия Исламова, Гөлнәзирә Хуҗина командага очколар алып килделәр. Нәтиҗәдә, республикада II урын алдык. Ярышта катнашкан барлык мөмкинлекләре чикләнгәннәргә рәхмәтемне җиткерәм.
Ярышка барырга мөмкинлекләр тудырган муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттаховка, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсуновага, яшьләр, спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаевка, Киров, Чалманарат, Яхшый, Усы, Аккүз авыл җирлеге башлыклары Айваз Гафуровка, Камил Әхмәтовка, Рәшит Галимуллинга, Зиннәт Әхмәевка, Илфар Салихҗановка, безгә юлда барлык уңайлыклар тудырган шофер Хамис Исхаковка рәхмәт, - диде Светлана Әхмәтова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев