Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

27 декабрь көнне Актанышта яңа спорткомплекс ачылды

Бу спорт үзәгендә шахматчылар, көрәшчеләр, теннисчылар һәм спортның уен төрләрен сөючеләр өчен заллар булдырылган. Шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә спорт белән шөгыльләнергә уңайлыклар тудырылган. Комплекс "Бердәм Россия" партиясенең "Физкультура- сәламәтләндерү комплекслары төзелеше" проектын тормышка ашыру кысаларында сафка бастырылды. Тантанада муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фаил Камаев, ТР...

Бу спорт үзәгендә шахматчылар, көрәшчеләр, теннисчылар һәм спортның уен төрләрен сөючеләр өчен заллар булдырылган. Шулай ук, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә спорт белән шөгыльләнергә уңайлыклар тудырылган. Комплекс "Бердәм Россия" партиясенең "Физкультура- сәламәтләндерү комплекслары төзелеше" проектын тормышка ашыру кысаларында сафка бастырылды.

Тантанада муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Фаил Камаев, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәкара бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнаштылар.

Реклама

"Актаныш районы - республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы районнарның берсе булып тора. Хәзер инде спортта, аеруча, милли көрәш буенча алдынгыларның берсе булыр, дип ышанам, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов. - Монда берничә спорт төре белән шөгыльләнергә барлык шартлар тудырылган. Яхшы тренерлар табарга һәм аларга яхшы эш шартлары тудырырга кирәк". Аннан соң ул район башлыгына спортинвентарь алу өчен акча сертификаты тапшырды.

Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, бу спорткомплекс Яңа ел алдыннан район халкына зур бүләк, хәзер Актаныш спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә барлык шартлар тудырылган районнар арасында, дип билгеләп үтте, "Бердәм Россия" партиясенә һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде. "Фортекс" ҖЧҖ төзүчеләренең барлык эшләрне югары сыйфат белән башкаруларына басым ясады, аларга үзенең бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев