Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район данын якладылар

24 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Татарстан Республикасы беренчелегенә 17 яшькә кадәр һәм 17 яшьтән олыракларның чаңгы буенча чемпионаты узды. Анда 10 команда катнашты. 6 район һәм 4 шәһәр командалары. Безнең районнан 17 яшькә кадәр Актаныштан Рәсим Вәлиев, Татар Суыксуыннан Ильмар Минһаҗев, Такталачыктан Ильмир Галиев; зурлар...

24 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Татарстан Республикасы беренчелегенә 17 яшькә кадәр һәм 17 яшьтән олыракларның чаңгы буенча чемпионаты узды. Анда 10 команда катнашты. 6 район һәм 4 шәһәр командалары. Безнең районнан 17 яшькә кадәр Актаныштан Рәсим Вәлиев, Татар Суыксуыннан Ильмар Минһаҗев, Такталачыктан Ильмир Галиев; зурлар командасында Татар Суыксуыннан Рамил Галиуллин, Уразайдан Фәнүсә Баянова, Иске Айманнан Фидәис Саматов катнашты.
Нәтиҗәләр дә куанычлы. Үз төрләре буенча Рәсим Вәлиев, Илгизә Мөхәмәдиева, Фәнүсә Баянова, Фидәис Саматов I урын һәм Рамил Галиуллин II урын яуладылар. Ильмар Минһаҗев һәм Ильмар Галиев командага очколар китерде. Эстафетада Рәсим Вәлиев, Илгизә Мөхәмәдиева һәм Рамил Галиуллин катнашып, 1 секундка гына Түбән Кама командасыннан артка калып, гомуми урыннар буенча II урын яуланды. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә: районнар арасында безнең район I урын яулады. "Чарада катнашкан барлык команда вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Көннәр бик салкын булса да, алар бар көчләрен куеп район данын якладылар.
Без алар белән горурланабыз",- ди, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова. - "Бу ярышларда катнашырга безгә мөмкинлекләр тудырган өчен муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка һәм булышкан барлык кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә барыгызга да эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәт булуыгызны теләп калабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев