Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Җитәкчеләр чаң суга: Мошенниклар райондашларыбызның миллионлаган суммада акчаларын урлый

Бүген район хакимиятендә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында көн кадагындагы иң актуаль темаларга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә эшенә район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

20-26 май көннәрендә районыбызда «Бердәм Россия» партиясенең  праймеризы узачак.

Праймеризны уздыру буенча район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, «Бердәм Россия» партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Зәһинә Исламова чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев соңгы вакытта республикада, шул исәптән районда электрон мошенниклык очракларының аеруча нык артуын, гади гражданнардан алып юридик оешмаларга кадәр искиткеч зур зыян килүен әйтте.

Районда мондый төрдәге 17 җинаять теркәлгән. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларның парольләрен беркемгә дә әйтмәскә кирәклеге искәртелсә дә күпләр мошенникларның татлы, ышандыргыч теленә бик тиз каба.

Дәүләт хезмәтләре беркайчан да, беркемнән дә портал белән бәйле шәхси мәгълүматларны сорамый. Мошенниклар парольләрне белеп алуга кредит оешмаларына заявка бирә, акчаларны үз счетларына күчергәч, түләүләр сезгә килә. 2024 елда интернет челтәре аша инвестицияләүне күздә тотып 3, чит кеше мәгълүматлары белән 3 микрозайм рәсмиләштерү, телефон аша акча күчерү, препедприятиеләр белән килешү төзү, кредит алуны кире кагу характерындагы берәр җинаять кылынган.

Гражданнарга килгән гомуми зыян суммасы 2 миллионнан артып китә. Бу бәлагә Куян, Әҗәкүл, Киров, Актаныш һәм Пучы авылында яшәүчеләр тарыган. Микрозайм оешмаларыннан килгән зыян суммасы 400 мең сум. Куян авылында яшәүче граждан инвестицияләү максаты белән 1 миллион 900 мең сум акчасын билгесез затларның счетына күчерә. Әҗәкүл авылында яшәүченең электрон рәвештә 60 мең сум акчасын урлыйлар. Киров авылында яшәүче 30 мең сум акчасын арттырам дип шулай ук суга сала. Киров сөт комбинаты барысын да уздыра. Оешма 15 миллион сум акчасыннан коры кала. Мисаллар шактый. Марат Минһаҗев барлык җитәкчеләргә бу хакта кул астында эшләүчеләргә, районыбызда яшәүчеләргә аңлатырга кушты. Мошенниклар кеше психологиясе белән бик оста, белеп эш йөртә. Телефонга бер тапкыр шалтыратып «юк!» диюегезне ишеткәч тә, алар туктап калмый. Икенче номерлардан янә шалтыратып сезне «эшлекле тәкъдим»гә күндерергә тырышачаклар. Шикле номердан шалтыратудан соң «недоступен» булу өчен телефоныгызны 5 минутка булса да «авиарежим»га көйләп куегыз. 

Бүген район халкын су белән «Коммунсервис» оешмасы тәэмин итә. Әмма кайбер җирлекләрдә су чыганаклары һаман да хуҗа йөзе күрми әле. Аларның тирә-ягын әйләндереп алу, яктырту, будкалар урнаштыру, мәйданын каты өслек белән түшәү, кыскасы, су чыганагын кадерләү, табигать нигъмәтен саклау мөһим.

Бу хакта Ленар Зарипов үз фикерен белдерде:

- Күҗәкә авылына кайткач, яшьлек эзләре буйлап ындыр артларыннан үткән идем. 8 хуҗалыкның өчесенә елгадан су китерелгән, калганнарының бакчаларын кран суы белән сугаралар. Үзебезенең табигый ресурсларыбызны дөрес файдаланыйк, – диде ул җитәкчеләргә.

Күзәтүләрдән чыгып шул билгеле- күпләр судан оста файдаланса да, түләргә ашкынып тормый. Күпме куллангансың, шулкадәр түли дә белергә кирәк. Моны бары тик хисаплагычлар куеп кына башкарып була. 

Киңәшмәдә районның мәшгульлек бүлеге җитәкчесе Назиф Салихов җәйге каникул вакытында балаларны бүлек аша эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында аңлатты. 2023 елда районыбызның «Актаныш», «Әнәк» агрофирмаларында, «Нур» хуҗалыгында биржа аша эшкә урнашкан яшүсмерләргә өстәмә 2500 сум акча түләнгән. Быел да әлеге мөмкинлектән 135 бала файдалана ала. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашканда хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлә, бала закон тарафыннан якланган була. Искәртеп үтәбез: 14-16 яшьлекләр атнасына 24 сәгать кенә эшләргә тиеш, бу көненә 4 сәгать дигән сүз. 16-18 яшьлекләргә хезмәт вакыты 35 сәгать куелган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев