Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов республиканың муниципаль хезмәткәрләр арасындагы бильярд ярышында мактаулы урынга лаек булды

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында бильярд ярышлары (2 төркем) булып узды. Әлеге ярышларда районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

 

Кичә, 16 ноябрьдә Саба районының Сабантуй спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында, бильярд  ярышлары узды (2 төркем).

Ачылу тантанасында җитәкеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Зөфәр улы Садриев, ярышларның баш судьясы Ленар Галләмов сәламләде.

Ярышлар нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урын – Рәис Нургали улы Миңнеханов (Саба районы );

2 урын – Анатолий Петрович Иванов (Мамадыш районы);

3 урын – Ленар Рафакович Зарипов (Актаныш районы).

Ленар Рафаковичны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, спартакиаданың алдагы мөһим ярышларында да муниципаль хезмәткәрләрнең яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев