Район Советы депутатлары бүген бюджет үтәлешен тикшерделәр
Бүген район Советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш эшенә Актаныш район Советы Рәисе, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
Утырышта район Советы депутатларыннан тыш, район прокуроры, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Ленар Рафак улы утырыш башлану белән күптән түгел җаваплы вазыйфаларга билгеләнгән җитәкчеләр- район Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Илфак Бариев, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев һәм Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллин белән таныштырды, аларга алдагы хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Утырышның беренче көн тәртибенә куелган Актаныш муниципаль районының 2022 елга һәм 2024-2026 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева чыгыш ясады.
Бүген Актаныш муниципаль районы территориясендә 27 710 кеше яши. 2022 елны 28 880 кеше белән тәмамлаганбыз, халык саны беразга кимегән һәм 2021 ел дәрәҗәсенә якынлашкан, бу елда халык саны 28 500 булган. Алдагы елларга ясалган фаразларда да халык саны акрынлап кимиячәк ди белгечләр.
Халык саны кимү бездә генә түгел, бар төбәкләргә дә хас күренеш. Халыкның 54, 8 проценты эш яшендәгеләр, эш яшенә җитмәгәннәр 18, 6 процент, эш яшендәгеләрдән өлкәнрәкләр 26, 6 процент.
Актанышта эшсезлек дәрәҗәсе репсублика күрсәткеченнән азрак. Уртача хезмәт хакы республикада 58, 33 мең сум, ә бездә 48, 04 мең сум.
Эчке керемнең иң зур өлеше сәнәгать өлешенә туры килә, аннан кала авыл хуҗалыгы, транспорт хезмәте, төзелеш, алып-сату һәм башкалар. Лина Рамил кызы һәр тармакның икътисади күрсәткечләрен анализлады.
Актаныш муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Алисә Корбангалина Актаныш муниципаль районының 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллардагы план чорына бюджеты, 2023 елның 9 аенда Актаныш районы бюджеты үтәлеше турында хисап тотты.
Депутатлар алда әйтеп үтелгән утырыш мәсьәләләре буенча үз фикерләрен белдереп уңай тавыш бирделәр.
Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү тәртибе һәм шартлары турындагы мәсьәлә әлегә ачык калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев