Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина яшь табибларны Актанышта төпләнеп калырга өндәде

Бүген Актаныш районына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Әлфия Гомәр кызы район башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә район үзәгендә алып барылучы төзелеш эшләре белән танышты.

Сәфәр кысаларында җитәкчеләр Актаныш районы үзәк хастаханәсендә баручы капиталь төзекләндерү эшләрен карадылар. Быел әлеге объект райондагы иң колачлы төзелешләрнең берсе булып тора.

Хастаханәдә терапия, хирургия, инфекция бүлекләре, операцион блок, шулай ук профилакторийда капиталь ремонт эшләре алып барыла. Проект республика бюджеты хисабына финанслана, гомуми күләме 236 миллион сум тәшкил итә. Әлеге объектлар республика программасына кермәгән булса да, Татарстан җитәкчелеге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Төзекләндерү барышында бинаның эчке һәм тышкы инженер челтәрләре тулысынча яңартыла, шул исәптән канализация системасы алыштырыла. Һәр палатада аерым санитар төеннәр каралган, шулай ук аз мобиль төркемнәр өчен махсус уңайлыклар тудырыла.

Эшләрне районның «Газстройсервис» оешмасы башкара. Оешма җитәкчесе — Равил Илдусович Ярмиев.

Актаныш районы үзәк хастаханәсен яңарту медицина хезмәте сыйфатын күтәрүгә һәм халык өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән.

Әлфия Гомәр кызы сәфәр барышында хастаханәгә эшкә кайткан яшь табиблар белән дә очрашып, аларның эш шартлары, планнары белән кызыксынды.

Яшь белгечләр — ЛОР-табиб Бәхтияр Сәетов һәм терапевт-пульмонолог Али Мирмахмудов — Алтай дәүләт медицина университетын тәмамлаганнар. Алар инде медицина өлкәсендә билгеле бер тәҗрибә тупларга өлгергән һәм бүгенге көндә Актанышта хезмәт куеп, район халкына ярдәм күрсәтәләр.

Әлфия Когогина яшь табибларга ихлас теләкләрен җиткереп, аларны Актанышта төпләнеп калырга чакырды: гаилә корырга, йорт салып, киләчәкләрен нәкъ менә биредә корырга өндәде.

Үз чиратында, яшь табиблар да Актаныш турында җылы фикерләре белән уртаклашты. Алар районның табигатенә, матурлыгына, кешеләренең ачык күңелле булуына соклануларын белдерде. Халык телендә йөргәнчә, Актанышны юкка гына «Татарстанның Швейцариясе» дип атамыйлар, диделәр.

Әлфия Когогина республика халкының гаделлеккә омтылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, гаделлек — ул һәркемнең социаль әһәмиятле мөмкинлекләргә, сыйфатлы тормыш шартларына тигез хокуклы булуы. Татарстанның иң көнчыгыш районнарының берсе булган Актаныш халкы да Казан яки Мәскәү халкы кебек үк яхшы шартларда яшәргә лаек.

Әлеге юнәлештә башкарылучы эшләрнең берсе — заманча үзәк район хастаханәсен яңарту. Ул төзекләндерүдән соң башкала дәрәҗәсендәге медицина учреждениесе булачак, дип көтелә. Бу исә район халкына югары сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк.

Әлфия Когогина шулай ук тормыш сыйфатының мөһим компонентларын да атап үтте: төзек парклар һәм скверлар, заманча хастаханәләр, яхшы мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Аның сүзләренчә, гаилә кору, балалар үстерү, хезмәт итү һәм үз хыялларыңны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру — иң мөһим бурычларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев