Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Таныш булыгыз: Актаныш районы 103 янгын сагында яңа җитәкче!

Актаныш районы 103 янгын сагы хезмәтенә яңа җитәкче итеп райондашыбыз Динар Садыйков билгеләнде.

Садыйков Динар Ринат улы 2003 елның 28 июлендә Татарстан Республикасының Нурлат шәһәрендә туган.

2006 елдан Буазкүл авылында яши. 2010-2014 елларда Татар Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбендә укый.

2014 елдан 2021 елга кадәр Актанышта яши һәм укый.

2021 елда Актанышның 1нче урта мәктәбенең 11нче классын тәмамлап, Екатеринбург шәһәрендәге Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Урал янгынга каршы тору институтына укырга керә.

Укыганда Екатеринбург шәһәрендә 2024 елгы Җиңү бәйрәмендә катнаша, медаль белән бүләкләнә.

Орск шәһәрен су басу нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша.

2025 елда техносфера куркынычсызлыгы юнәлеше буенча институт тәмамлаган һәм алга таба хезмәтне үстерү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә җибәрелгән.

30 июльдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе боерыгы белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 янгын-коткару отрядының 103 янгын-коткару часте башлыгы вазыйфасына билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев