Замана сулышы: Товарларны — экспортларга, маркетплейслар белән эшләргә, страховка ясарга!
Әнә шундый таләпләр куя заманыбыз сулышы.
Бүген Актаныш районы хакимиятенең утырышлар залында эшмәкәрләр киңәш корды. Киңәшмә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә узды.
Аның эшендә «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» вәкиле Айрат Валеев, ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев, Чаллы шәһәрендә һәм Актаныш районында «Ингострах» Федераль иминият компаниясенең операцион офислары директоры Эльвира Галимҗанова, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева катнаштылар. Шулай ук эшлекле чарага төрле ведомство вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм әлбәттә, эшмәкәрләр чакырулы иде.
Утырыш эшкуарларга актуаль ярдәм чаралары, шулай ук экспортны үстерү буенча ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде. «PRO Wildberries» укыту форумы-марафоны үзенчәлекләре һәм МРС хисабын үз вакытында тапшыру, аның срокларын бозган өчен штраф хакында да биредә бәян ителде.
Иминиятләштерү дә хәзерге көнне иң көнүзәк темаларның берсе. Ничек кулай һәм дөрес итеп бу эшне башкарып чыгарга? Әлеге сорауга да тулы һәм ачыктан-ачык җаваплар бирелде.
Эшкуар — ул киләчәкне күрүче хыялый. Ул кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы формасыннан акча ясый. Эшкуар һәрвакыт алдынгылык белән гомер сөрә, беркайчан да үткәннәр белән яшәми. Ул — иҗатчы, билгесезлеккә өмет белән карый белә, хаостан гармония тудыра. Әгәр гади кеше йорт төзеп бетерүгә, анда кереп яши башласа, эшкуар берсе җитешмәс борын икенчесен төзи башлый. Эшкуарның ялланып эшләүчедән аермасы — һичбер сәбәбе булмыйча торып та үз-үзеңә ышану.
Актаныш эшмәкәрләре дә нәкъ шушы фикердә!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев