Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Туган якның күңел җылысы: Районыбыздан бишенче гуманитар ярдәмне озаттык

Бүген районыбыздан махсус хәрби операциядә булган якташ егетләребезгә бишенче тапкыр гуманитар ярдәм озаттык.

Курку белмәс райондашларыбыз Алмаз Кашапов белән Руслан Ханов зур йөк автомобиле белән чираттагы җаваплы юлга кузгалды. 

Гуманитар ярдәм җыюны башлап йөрүче киң күңелле Гөлинә Иделбаева бу юлы авыл җирлекләренең аеруча актив булуын әйтте. Район башлыгы Ленар Зарипов һәм аның урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары гуманитар ярдәм җыюны тиз һәм сыйфатлы оештыралар. Бигрәк тә эчә торган чиста су, ипи, токмач, тушенкалар күпләп әзерләнде.

Гөлинә икмәк-кондитер эшләнмәләре белән тәэмин итүдә булышкан Айгөл Гыйздәтуллина җитәкчелегендәге Актаныш икмәк комбинатына, күпләп ит биргән Илүс Ярмиев җитәкчелегендәге «Башак» хуҗалыгына олы рәхмәтләрен әйтте.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов гуманитар ярдәмне кайнар нокталарга алып баручыларга хәерле юл теләде. Район администрациясе барлык юл, транспорт чыгымнарын күтәрә, гуманитар ярдәм озатучыларга башка төрле булышлык та күрсәтелә.

 — Егетләребезгә аз булса да ярдәм булсын дип барлык район халкы ярдәм итә. Битараф булмаган райондашларыбызга бик зур рәхмәт. Егетләребезгә шушы ярдәм белән туган ягыбызның тәме, яме, сәламнәре исән-сау барып җитсен. Нинди генә очракта да без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер,- диде район башлыгы Ленар Рафак улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев