Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Үз эшен башлап җибәргән райондашларыбызга 9 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән

Район башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Коллегиясендә чыгыш ясады.

Җирлегебезнең әлеге өлкәдәге яшәеше турында, социаль килешү кебек һәм башка дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган программаларның эшчәнлеге белән таныштырды ул.

"Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Коллегиясендә катнаштык. Әлеге өлкәдә Актаныш районы үрнәк эшчәнлек алып бара. Узган ел гына, тормышын үзгәртеп, үз эшен башлап җибәрергә теләгән райондашларыбызга 9 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Аларның бүгенге көндә дә уңышлы эшләп килүләре уңай күренеш", дип яза районыбыз башлыгы Ленар Рафак улы үзенең телеграмм-каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев