Актанышта «Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгесе уза
Бүген Актанышта иң яхшы татар кызы һәм егетен билгелиләр. Балалар иҗат үзәгендә районкүләм «Татар егете» һәм «Татар кызы» бәйгесе уза.
Балалар иҗат үзәгенә килеп керүгә үк безне татар милли киемнәрен кигән укучылар каршы алды. Кызлар-егетләр киемнәрен төзәтәләр, аларга укытучылары, әниләре, әбиләре булыша. Мәртәбәле жюри алдында ясыйсы чыгышларын кабатлыйлар. Әллә каян күренеп тора, әлеге бәйгегә укучылар җитди әзерләнгән.
Конкурста катнашу өчен оештыручыларга 29 гариза кергән. Үзләренең көчен сынап карарга теләүчеләр бүген тагы да арткан.
Халкыбызның иң гүзәл сыйфатларын чагылдырырга тырышып бәйгегә килгән бер генә баланы да кире бормыйбыз. Сөенәбез- балаларыбыз милли киемнәребезгә, милли гореф-гадәт, йолаларыбызны саклыйлар, өйрәнәләр. Уңганлыкларын, эшкә дә, сүзгә дә оста икәнлекләрен күрсәтәләр. Алар -безнең киләчәгебез!- ди балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева.
"Татар егете" һәм "Татар кызы" бәйгесендә бүген район мәктәпләренең 1-9 сыйныф укучылары катнаша. Беренче этапта кызлар- егетләр үзләре белән таныштыра.
Икенче өлештә сәләтләрен- кул эшенә- оста тегә, чигә, бәйли, балта-пычкы тота белүен үз куллары белән ясаган әйберләрен тәкъдим итә. Кайбер конкурсантлар кигән киемнәрен дә үзләре теккәннәр, аларга әниләр, укытучылары булышкан. Әлеге очракта укучы файдасына өстәмә балл бирелә.
Иртәгә, 15 апрельдә балалар бакчаларына йөрүчеләрнең иң-иңнәре ачыкланачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр белән хөрмәтләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев