Актаныш

Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Актанышта «Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе уза

Бүген Актанышның Балалар иҗат үзәгендә «Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе уздырыла. Әлеге матур һәм эчтәлекле чарада районыбыз мәктәпләре укучылары бик теләп катнаша. Быел бәйгедә 28 кыз һәм 20 егет үз көчләрен сынап карый. Иртәгә исә әлеге сәхнәдә балалар бакчалары нәниләре чыгыш ясаячак.

Бәйгенең төп максаты – яшь буында ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксыну уяту, милли һәм гаилә кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Шулай ук чара милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, аларның бүгенге мәдәни мохиттагы әһәмиятен күрсәтүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, бәйге талантлы балаларга һәм яшьләргә иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, аларның белем һәм күнекмәләрен баета, татар мәдәниятенә карата кызыксынуны арттыра.

Бәйгедә Актаныш муниципаль районы мәктәпләре укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша. Катнашучылар яшь категорияләре буенча бүленеп чыгыш ясый. 

Конкурс берничә этаптан тора. Беренче бирем – «Мин бит татар баласы...» темасына визит карточкасы. Анда катнашучылар үзләрен төрле иҗади алымнар аша тәкъдим итәләр. Икенче этапта егет-кызлар иҗади сәләтләрен күрсәтә: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» бәйгесендә конкурсантлар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен тәкъдим итә. Шулай ук «Гыйлем – кояш, акыл – канат» интеллектуаль этабында алар татар халкы тарихы, мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре буенча белемнәрен сыный.

Жюри әгъзалары катнашучыларның чыгышларын эчтәлек, оригинальлек, милли рухны чагылдыру, артистизм һәм сөйләм культурасы буенча бәяли.

Бәйге бик җанлы һәм мавыктыргыч рухта уза. Катнашучыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, алкышларга күмелә.

Йомгаклау нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Шулай ук барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев