Аяк астына гына түгел, өскә дә карагыз!
Бүген, 17 февральдә кинәт җылытып җибәрде — термометр баганасы +1 градуска кадәр күтәрелде. Бина түбәләреннән кар һәм боз төшә башлады. Шуңа бәйле рәвештә тиз арада түбәләрне чистарту мөһим.
Төп куркынычсызлык чарасы- бина яннарын киртәләп алу! Биналар периметры буенча чикләү тасмалары, «Сак булыгыз!", "Үтү тыела» дигән кисәтү билгеләре куярга кирәк.
Бәла аяк астында. Түбәдән шуып төшкән кар яки бер боз сөңгесе кешеләрне имгәтә һәм парковкада торган автомобильләрне зарарлый.
Сак булыгыз! Биналар яныннан узганда, стеналарга якын килмәгез, аяк астына гына түгел, өскә дә карагыз. Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев